Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бишнә янә мәктәпле

Сигез ел элек Бишнәдәге белем йорты оптимальләштерүгә эләгеп, башлангычка әйләндерелгәч, балаларга дистә чакрым ераклыкта икенче авыл мәктәбенә йөрергә туры килде. Халык сорый торгач, район белем учагын яңадан торгызуны хуплап чыга.

Быелгы Белем көне бишнәлеләр өчен сөенечле булды, ничә елдан соң уку йорты янә үз ишекләрен ачты.
Тантанага зурлап бүләкләр белән килгән кунаклар, әти- әниләр, иганәчеләр, педагоглар, ветераннар шатлыкларын яшермәде.
Беренче сыйныфка укырга килгән дүрт бөртекне монда күтәреп кенә йөртмәделәр. Монда хәзер аларга бөтен шартлар тудырылган. Сыйныф бүлмәләре төрле-төрле буяулар белән буялган, яктылык, матурлык һәм җылылык бөркелеп тора. Туган йортыңнан да рәхәте юк шул. Аларга белем серләренә төшенгәндә стеналар да ярдәм итеп торачак.
Киләсе елда укырга керүчеләр тагын да күбәер. Мәктәп бинасында урнашкан балалар бакчасында утыздан артык бала тәрбияләнә.
Белем бәйрәме һәм мәктәпнең яңадан ачылуы белән җыелучыларны Яшел Үзән районы башлыгы урынбасары Эльза Кадникова, Бишнә авыл җирлеге башлыгы Илгиз Фәтхуллин, мәктәп директоры Зөлфия Сабирова, ветеран укытучылар, ата-аналар һәм иганәчеләр котлады. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев