Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Биш көнлек укуга күчү мөмкинме?

Яшел Үзәндә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр һәм Марий Эл Республикасы Дәүләт Җыенының социаль үсеш комитетларының «Укытучы һәм остаз статусын күтәрү» темасына уртак күчмә утырыш узды.

Күчмә утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Мари Эл Рес­публикасы Дәүләт Җыены Рәисе Анатолий Смирнов катнашты. Кунаклар Мәдәни үсеш үзәге эшчәнлеге белән танышты. Шулай ук 18нче лицейда Яшел Үзәннең педагоглары белән очраштылар. Әңгәмә барышында укытучылар өчен дә, ата-аналар өчен дә мөһим мәсьәләләр күтәрелде.


– Бюджет бүлекне тәмамлаучыларны алга таба эшләү өчен белем бирү учреждениеләренә җибәрү мәсьәләсен закон дәрәҗәсендә карарга мөмкинме, – дип кызыксынды Фәрит Мөхәммәтшиннан 7нче мәктәп директоры Луи­за Душенина.

Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, бу мәсьәлә күптән бар. Ул профильле комитет һәм ТР Мәгариф, фән министрлыгы белән берлектә тикшереләчәк.

1нче лицейның тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гөлнара Гайфуллина Марий Эл Республикасы Дәүләт Җыены Рәисе Анатолий Смирновтан республика парламентына мәктәп укучылары белән экскурсия үткәрүдә ярдәм итүен сорады. Анатолий Смирнов педагогка аларның рес­публикасына күрсәткән кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде һәм мондый очрашуны оештыру өчен аппарат хезмәткәрләренә йөкләмә бирде.


Инновацияләр буенча директор урынбасары, 9нчы лицейның 1И инженерлык сыйныфы җитәкчесе Альбина Сәйфуллина биргән сорау күп кенә ата-аналарны кызыксындыра:


– Яшел Үзәндә, башлангыч сыйныфларда булса да, биш көнлек укуга күчү мөмкинме?

– Бу сорауга җавап биргәндә, ата-аналар һәм укытучыларның гына түгел, балаларның да мәнфәгатьләрен исәпкә алырга кирәк. Беренче сыйныфта Татарстанның барлык мәктәпләрендә 5 көнлек, йөкләнеш 21 сәгать, – дип шәрехли мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин. – Икенче сыйныфта йөкләнеш 26 сәгатькә кадәр арта, бала өчен – бу бик җиңел түгел. Икенче момент бар – күп кенә ата-
аналарның 6 көнлек эш атнасы һәм аларның балалары, уку йортында булганда, күз алдында: алар ашатылган һәм вакытны файдалы итеп уздыра. Өйдә утырса, балагыз нәрсә белән мәшгуль булыр иде?


Осиноводан педагог яшь укытучылар өчен хезмәт хакын күтәрү мөмкинлеге турында сорау бирде, шул исәптән, ул эш тәҗрибәсенә һәм стажга бәйле.

Шәһәр башлыгы Михаил Афанась­ев, муниципалитет тарафыннан Яшел Үзән районы укытучыларына социаль ярдәм чаралары түләү турында карар кабул ителде, дип сөйләде:

– Районда яшь педагог­ларга елына 50 мең сум күләмендә ярдәм күрсәтеләчәк. Бу муниципаль дәрәҗәдәге премия, – дип ачыклады ул. – Түләүләр декабрьдә мәктәпләрдә эшкә керешкән укытучыларга, шулай ук өч ел дәвамында эшләгән педагогларга биреләчәк.

ТР Дәүләт Советы Рәисенең Татарстан Республикасының мәдәни үсешенә зур өлеш керткән өчен Рәхмәт хатларын тапшырганнан соң, Горький исемендәге мәдәни үзәктә пленар утырыш узды.

– Үзара хезмәттәшлекнең әлеге форматы үзенең нәтиҗәлелеген, парламента­ра элемтәне ныгыту һәм үстерү сәләтен күрсәтте, – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. – Бүгенге утырыш темасы да –«Педагог һәм остаз статусын күтәрү» – шулай ук әлеге иҗади эшнең дәвамы булып тора. Безгә хезмәттәшләребез белән аралашу, мәгариф системасында үз тәҗрибәбезне күрсәтү, шулай ук күрше республикада әлеге эшнең ничек куелуын белү кызыклы.


Уртак утырыш нәти­җәләре буенча резолюция кабул ителде, анда парламентарийлар парламентларның профиль комитетлары арасында мәгариф өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу буенча хезмәттәшлекне дәвам итәргә тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев