Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Биржалар, пирамидалар акча тозагы ул

Ялганчылар кармагына эләгүе хәзер бик җиңел.

Кайвакыт аны үзең дә сизми калуың бар. Узган атнада эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, мошенниклар йоклап ятмый. Алар бик хәйләкәр эш итеп, гади халыкны төп башына утыртуын дәвам итә.

Хәтта күп тапкырлар чәйнәлгән һәм сөйләп туелган «МММ» пирамидасы шаукымы әле булса да яшәп килә.

Васильевода яшәүче 54 яшьлек хатын-кыз югарыда әйтелгән пирамидада элек югалткан «вклад»ын кире кайтарырга вәгъдә иткән билгесез затка ышанып, 2741000 сум акчасыннан колак каккан. Ул аны банкомат аша билгесез исәп-хисапка һәм «Биткоин траст» платформасындагы үз аккаун тына күчергән. Шул инде ул тәбәдәге бушлай сыр.
Криптовалюта белән дә хәзер бик алдыйлар.

Бу юлы Яшел Үзәндә яшәүче 70 яшьлек хатын-кызның билгесез затлар криптовалюта биржасыннан акча чыгару тәкъдиме белән 288660 сумына хуҗа булганнар.
Белер-белмәс килеш бар булган акчаларыңны тегендә-монда таратканчы, башта төптән уйларга, тикшерергә, киңәшләшергә кирәктә бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев