Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Биргән антына гомере буе тугрылыклы

Яшел Үзән районы күренекле якташлары белән чын-чынлап горурлана ала. Танылган драматург, артист, Бакырчы авылының горурлыгы Юныс Сафиуллин белән очрашу Мирный бистәсендәге татар китапханәсендә узды.

Ә мондый шәхесләр белән күрешү һәркем өчен кызыклы. Шуңа да әдәби кичәгә мәктәп укучылары да, урта буын, шулай ук ак яулыгын япкан әбиләр дә килгән иде. Ике сәгатьтән артык узган кичә бер сулышта үтте. Чөнки гомере буе сәнгать дөньясында кайнап, артистлар белән аралашып, иҗат иткән якташыбызның авызына карап кына торасы килә. Һәрнәрсәне тәмле итеп сөйли, исең китеп тыңлыйсың. Китапханә мөдире Ләлә Сафина һәм китапханәче Фәния Хәкимова бу кичәне Юныс Сафиуллинның октябрь аенда булып узган 70 яшьлек юбилее уңаеннан оештырган. Ә якташыбызга 70не түгел, 60 да биреп булмый әле.
Очрашу барышында драматургның балачагына, яшьлегенә дә кайтып килдек.
– Мәктәп елларымны, барлык укытучыларымны әйбәт хәтерлим. Яхшы мөгаллим кулына эләксәң, чын кеше буласың һәм ул укыткан фәнне дә әйбәт үзләштерәсең. Безнең сыйныф җитәкчесе Марсель абый Шакиров иде. Ул шигырьләр язды, безгә дә тәкъдим итте. Тәүге иҗат җимешләрем «Ярыш» газетасында басылды. Бу мине иҗат юлымнан китүемә сәбәпче һәм этәргеч тә булгандыр, – дип искә ала ул.
Башта Бакырчы, аннан Акъегет мәктәбен тәмамлаган егет театр училищесына укырга керә, үзен шагыйрь дип санамаганга, драматургия юлыннан китә. Егермедән артык сәхнә әсәре яза. Бүген дә иҗат итүдән туктамый. Автор үз әсәрләрендә кешеләрдәге әхлак, табигатькә мөнәсәбәт, бүгенге һәм киләчәк буыннар турында уйлану, мәхәббәт һәм гаилә мөнәсәбәтләренә җитди караш шикелле, замандашларыбызны тирәнтен кызыксындыра һәм борчый торган актуаль мәсьәләләрне күтәрә һәм шуларны үзенчәлекле сәнгать чаралары, әдәби образлар ярдәмендә үтемле итеп әйтеп бирергә омтыла. Миңа аеруча кичәдә әнисе турында онытылып сөйләве ошады. Кечкенәдән улына догалар өйрәтә ул һәм аракы эчмәскә, тәмәке тартмаска, 18 яшенә кадәр бозык кызлар белән йөрмәскә дип ант иттерә.
– Әнкәйгә ант биргәч, гомеремдә аракы эчмәдем, тәмәке тартмадым. Кызлар ягына борылып карарга да курка идем. Әлеге дә баягы сүз биргән бит! Ә 30 яшькә җитә башлагач, әти белән әнинең эче поша башлады. Шөкер хатыным, ике балам бар. Гаилә дигәндә эрепләр китәм инде, – дип шаяртып сөйләде Юныс Сафиуллин.
Очрашу бик җылы мохиттә, ихластан аралашу формасында барды. Һәр теләгән кеше сорауларын биреп, кызыклы җавап алды. Теләк-тәкъдимнәрен дә җиткерде. Без исә күренекле якташыбызны юбилее белән котлыйбыз. Гаилә бәхете, иҗади уңышлар телибез, яңадан-яңа әсәрләр көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: