Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Биләрдә беренче республика «Киләчәк профессиясе» форумы тәмамланды

«Сэлэт» лагеры территориясендә Биләр шәһәрлеге янында I нче яшьләр «Киләчәк профессиясе» форумының ябылу тантанасы узды.

Биш көн дәвамында Татарстаннан һәм Россиянең ун төбәгеннән 600дән артык укучы заманча һөнәрләр, технологияләр дөньясына чумды һәм эш бирүчеләр белән аралашты.

Форум укучылар белән сәнәгать лидерлары арасында диалог мәйданчыгы булды. ТР сәнәгать министры урынбасары Олег Коробченко билгеләп үткәнчә, катнашучылар алдында энергетикадан машина төзелешенә кадәр барлык юнәлешләр дә ачык.

Программада биш төп юнәлеш: экология, энергетика, авыл хуҗалыгы, IT, производство һәм хезмәт күрсәтү. Укучылар авиация очучылары, югары уку йортлары һәм эре предприятиеләр — СИБУР, «Татэнерго», «Сетевая компания», «Алабуга Политех» һәм башкалар вәкилләре белән очрашты.

Росприроднадзор һәм «СИБУР» экспертлары экология һәм калдыкларны эшкәртү буенча сессияләр уздырды. Катнашучылар инженерлар җитәкчелегендә дроннар җыйды, энергетикадагы кирәкле һөнәрләр турында белделәр.

Форум министрлыклар һәм предприятиеләр җитәкчеләре белән ачык әңгәмә белән тәмамланды.

Төп бурыч үтәлде: форум укучыларны Татарстан икътисады белән бәйләде. Киләсе елда чара яңа партнерлар һәм катнашучылар белән яңадан узачак.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев