Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бик күңелле яшибез

Шөкер, күңелле яшибез, зарланырлык түгел. Клубыбыз буш тормый, әле бер чара, әле икенче бәйрәм. Өлкән яшьтә булсак та, барырга тырышабыз әле. 

Апрель аенда «Үксезләр» фильмын карап, ләззәтләндек. Үзебезнең Казан артистларының шулай оста уйнавына сокландык. Озак та үтмәде, Карашәм авылы яшьләре авылыбызга килеп, «Кичер мине әнкәй» спектаклен сәхнәләштерде. Фәния Гайфуллина, Миләүшә Зиннәтуллина, Фидалия Гайфуллина, Зөлфия Сәгъдиева, җырчы гаилә Илһамия белән Хәмит Хәмидуллиннарга һәм гармунда өздереп уйнаган Фәүзия Сираҗиевага рәхмәттән башка сүз юк. Елаттылар да, җырлаттылар да, биеттеләр дә.
9 май – Бөек Җиңү көнен аерым бер дулкынлану хисе белән көтеп алабыз инде. Бүген күбебез авылда сугыш чоры балалары. Балачагыбыз, яшьлегебез авыр елларга туры килде. Узган ел гына авылыбызда яңа һәйкәл төзелде. Шушы урында бик матур бәйрәм узды. Җиңүнең 75нче язын да исән-имин каршы алырга язсын. Дөньяларыбыз тыныч, күгебез аяз булсын!

Гөлсем Нигъмәтҗанова.
Наратлы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X