Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Биектән Идел киң күренә

«А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» акционерлык җәмгыяте яңалык артыннан яңалык белән сөендереп тора. Шәһәр үзәгендә үзендә хезмәт итүче эшчеләр өчен өр-яңа йорт төзеп, барча халыкны шаккатырды. Заводта эшләүче 120 кеше, шул исәптән, яшь белгечләр дә, ташламалы шартларда яңа фатир алды. Безнең заманда күренмәгән хәл бит бу! Сүз дә юк,...

«А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» акционерлык җәмгыяте яңалык артыннан яңалык белән сөендереп тора. Шәһәр үзәгендә үзендә хезмәт итүче эшчеләр өчен өр-яңа йорт төзеп, барча халыкны шаккатырды. Заводта эшләүче 120 кеше, шул исәптән, яшь белгечләр дә, ташламалы шартларда яңа фатир алды. Безнең заманда күренмәгән хәл бит бу!

Сүз дә юк, игелекле гамәл. Яңа фатир алганнар белән бергә куанырга гына кала безгә. Шундый бәхетле гаиләләрдән Хәйбуллиннар гаиләсе белән танышып сөйләшеп алдык. Илдар тормыш иптәше Гөлнара һәм биш яшьлек кызы белән, моңа кадәр әти-әнисе янында сыенганнар. Әлбәттә, яшьләрнең мөстәкыйль яшиселәре килә. Яңа йортның тугызынчы катында ике бүлмәле фатир тәтегән аларга.
- Фатирга кереп, тәрәзәдән карауга, аһ иттек! Безнең бүлмәдән Идел елгасы бөтен киңлеге белән күренеп тора. Тирә-як­тагы матур табигатьне биектән карап торуы үзе бер рәхәт икән! - дип уртаклашты Илдар, беренче тәэсирләре белән.
Илдар заводка 1999 елда слесарь өйрәнчеге булып эшкә урнаша. Ике елдан эретеп-ябыштыру һәм газ белән металл кисү һөнәрләрен өйрәнә. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, дип исәпли Илдар. Андый уңганнарга хөрмәт зур заводта. Хәзер ул 12нче цехта 5нче разрядлы газ белән металл тураучы булып хезмәт куя. Хезмәт хакы фатир өчен түләүгә дә, тормыш алып барырга да җитә. Без аларга өй туен, кунаклар чакырып, күңелле итеп үткәрүләрен теләдек.
Биредә яңа тораклы булган 120 гаиләнең барысы да, безнең танышларыбыз кебек үк, яңалыкка чиксез сөенгәндер, әлбәттә. Хәер, бу әле - беренче карлыгач кына. Завод 13 йорттан торган тулы бер комплекс төзиячәк бит. «Кызыл металлист» дип аталасы торак комплексында бик күп корабль төзүчеләр өй туйларын гөрләтеп бәйрәм итеп куаначак әле. Уй-хыяллары һәм башлаган эшләре тормышка ашуын телибез.

Ильяс Салихҗан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев