Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бүген үзенең 100 яшьлек юбилеен Александра Ивановна Ключникова билгеләп үтә

Александра Ивановна фидакарь хатын-кызлар категориясенә керә. Ул авылда үскән һәм яшьтән үк колхозда эшләгән.

Мәктәпне тәмамлагач, дәүләт банкының Норлат бүлегендә учетчы, хисапчы, бухгалтер булып эшли. Сугыш елларында “Кызыл йолдыз” артелендә эшләгән, кызылармеецларны җылы кием белән тәэмин иткән.

1968 елда белемле белгеч буларак, Яшел Үзән милиция бүлегенә чакырыла. Пенсиягә кадәр шушы урында лаеклы эшли. Берничә тапкыр Мактау грамоталары, рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр белән бүләкләнә.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлек җитәкчелеге һәм ветераннары Александра Ивановнаны юбилее белән кайнар котлый. Якыннарының игътибарын һәм җылылыгын тоеп, якты, матур тормышта яшәвен телиләр. Һәм, әлбәттә инде, ныклы сәламәтлектән аермасын, диләр! Без дә бу матур теләкләргә кушылабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X