Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бүген Яшел Үзәндә "Хәтер бакчасы" масштаблы халыкара акциясе узды

Яшел Үзәннән Волжск ягына чыгу юлында 1600дән артык имән һәм 50гә якын чыршы утырттылар.

Акцияне "Яшел Үзән урманчылыгы" ДКУ һәм "Яшел Үзән урман хуҗалыгы"ДБУ оештырды.

Иң файдалы һәм матур агач - имән агачлары утыртуда ярдәмчеләр булып Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Яшел Үзән Иҗтимагый советы, шәһәр коммуналь хуҗалыгы, ТР урман саклау үзәге ФБУ хезмәткәрләре, яшь армиячеләр, шулай ук мәктәп укучылары катнашты.

Имәнлекләрне утыртканнан соң Яшел Үзән урманчылыгы хезмәткәрләре күзәтәчәк.

- Иң кыйммәтле токым - имән, - дип шәрехли Яшел Үзән муниципаль районы баш агрономы Наталья Ячанова. - Нәкъ менә бу районда имән агачлары үсә. Һәм бүген без барыбыз бергә бушаган аланны тулыландырабыз һәм биредә имән агачлары утыртабыз.

Җитди эштән соң барлык катнашучылар да хуш исле уха белән сыйланды һәм самавырдан чәй эчте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев