Бүген көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, боз яву ихтималы бар. Яшен булачак.
Татарстанда һава температурасы көндез 17-22 градус җылы булыр, дип фаразланыла.
Казанда исә 19-22 градус җылы.
10 июньгә каршы төндә алмашынучан болытлы һава торышы сакланачак, урыны белән бераз яңгыр явачак. Яшен булу ихтималы да бар. Һава температурасы 7-12 градус җылы булачак.
Материал интертат.ру сайтыннан алынды.
Нет комментариев