Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бүген – Уразаның беренче көне

Кадерле газета укучылар, бүген уразаның беренче көне һәм бәйрәмгә тиң шушы матур көн белән барыгызны да котлыйбыз.

Чыннан да, бәйрәмгә тиң көннәр: ураза тотарга өндәү, изге гамәлләр башкару, зәкят түләү һәм мохтаҗларга сәдакалар бирү, тәравих намазлары, көндәлек ифтарлар, гает намазы һәм аз керемлеләргә ярдәм итү –болар барысы да Аллаһы ризалыгы өчен башкарыла торган, күңелебез  сорый торган гамәлләр.

Быел Фитыр сәдакасының минималь суммасы – 100 сум күләмендә, ә зәкят бирү хәленнән килгән кешеләргә фитыр сәдакасының тәкъдим ителгән суммасы 600 сумны тәшкил итә. Сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту хәленнән килмәгән һәм аны башка вакытта каза кыла алмаучылар өчен һәрбер калдырылган көнгә 200 сум күләмендә фидия билгеләнгән. Сәдакалар күләме пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм сүзләренә таянып һәм бодай, арпа ярмасы, хөрмә һәм йөзем җимеше бәяләреннән чыгып билгеләнә. Зәкят түләү өчен нисаб күләме алтын буенча – 210 мең сум, ә көмеш буенча – 18 мең сум тәшкил итә. Ураза бәйрәме исә 15 июньдә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мусульман Рамазан ае ураза изге ай священный месяц месяц Рамадан пост