Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бүген Татарстанда коронавирустан массакүләм вакцинация башланды

Республикада теләгән һәркем прививкага языла ала.

Бүгенге көннән Татарстанда коронавирустан массакүләм вакцинация башланды.

"Теләсә кайсы теләүче, яшәү урыны буенча поликлиникага язылып, Covid-19дан прививка алырга мөмкин", - дип расладылар Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә "Татар-информ" хәбәрчесенә.

Исегезгә төшерәбез, "Спутник V" вакцинасының бер ампулы биш кешегә исәпләнгән, ә аны ачканнан соң яраклылык вакыты нибары ике сәгать, шуңа күрә татарстанлылар язылганнан соң вакцинациягә җаваплы карарга һәм медучреждениегә билгеләнгән вакытта килергә тиеш.

"Спутник V" - ике фазалы вакцина, прививкага беренче визиттан соң 21 көннән кабат килергә кирәк булачак. Әгәр ике фаза арасында ОРВИ симптомнары барлыкка килсә, вакцинацияне өзәргә туры киләчәк, шуңа күрә үз сәламәтлегеңне икеләтә сакларга кирәк.

Коронавируска антитәнчекләр икенче прививкадан соң ике атна узгач барлыкка киләчәк.

Covid-19га каршы прививка ясатырга һәм авырудан ничек сакланырга икәнен Sntat порталында белергә мөмкин.

Яшел үзәнлеләрне яңа коронавирус инфекциясен профилактикалау максатыннан ике компоненттан торган "Гам-Ковид-Вак" (V Спутнигы) прививкасын ясарга чакыралар.
Вакцинация 18 яшьтән өлкәнрәк яшьтәгеләргә ясала.
Вакцинация алдан язылу буенча бушлай уздырыла, мәҗбүри медицина иминияте полисын беркетү урыны буенча поликлиникага яисә амбулаториягә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Вакцина турында мәгълүматны эш көннәрендә (дүшәмбе - җомга) 8.00дән 16.00 сәгатькә кадәр телефон аша алырга мөмкин:

  • 1нче поликлиника: 5-70-42
  • 3нче поликлиника: 3-38-17
  • 4нче поликлиника: 4-15-45
  • Васильево дәваханәсе: 6-11-77
  • Осиново амбулаториясе: 6-94-48
  • Әйшә амбулаториясе: 4-77-45
  • Ключи амбулаториясе: 2-83-03
  • Карамалы Тау амбулаториясе: 2-05-69
  • Норлат участок хастаханәсе: 3-92-03.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X