Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бүген Татарстанда коронавирусның 84 яңа очрагы ачыкланды

Җиде кеше тору урыны буенча медицина учреждениеләренә озатыла.

Татарстанда бер тәүлек эчендә Covid-19ның 84 яңа очрагын ачыклаганнар, дип хәбәр итә коронавируска каршы көрәш буенча оперштаб. Узган күрсәткечләр белән чагыштырганда, авыручылар саны 3 очракка кимегән.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында алты татарстанлының республикага инфекция алып килүе, калган 78 кеше авыру белән элемтәгә керүе турында сөйләделәр. Алар социаль дистанцияне сакламаган һәм саклану чараларын кулланмаган.

Җиде кешенең дәваханәгә озатылуы, ә 77сенең өй шартларында дәваланачагы билгеле.
Республиканың 18 районы антирейтингка кергән. Бу Казан - 46 очрак, Чаллыда - 7, Түбән Кама һәм Югары Ослан районнарында – 4, 3әр - Апас, Кама Тамагы, Лаеш һәм Питрәч районнарында. Яшел Үзән районында 2 яңа очрак теркәлгән. Әлмәт, Арча, Әтнә, Балтач, Буа, Биектау, Зәй, Лениногорск, Тәтеш районнарында бер очрак теркәлгән.

Соңгы 24 сәгать эчендә өч бала һәм 90 яшьтән өлкәнрәк бер кеше коронавирус йоктырган. Моннан тыш, 80нән 90 яшькә кадәрге биш татарстанлы шулай ук Covid-19 йоктырган.

30 ноябрьгә Татарстанда 10 339 COVID-19 очрагы теркәлгән. 9075 кеше савыккан, шул исәптән 75 кеше узган тәүлектә.

Тулаем алганда Россия буенча соңгы тәүлектә 84 төбәктә 26 338 COVID-19 очрагы ачыкланган, шуларның 5 565 (21,1%) – контактта булганнар һәм авыру билгеләре юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев