Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бүген Татарстанда бишенче пациент вафат булды

Covid-19 авыруы расланган пациент - 1938 елгы Түбән Кама районы кешесе.

Тәүлек эчендә Татарстанда COVID-19ның 83 яңа очрагы расланды: шуларның икесе - читтән кергән, 81е контактта булган. 11 кеше хастаханәгә озатылган, 72 кеше җиңел яки симптомсыз формасы белән өйдә дәвалана.

8 майга статистика:⠀
1. Казан – 42
2. Яр Чаллы - 11
3.Аксубай районы – 1
4.Арча - 6
5. Әтнә – 2
6. Баулы - 1
7. Буа - 2
8. Биектау - 4
9. Алабуга - 1
10. Кукмара - 2
11. Лаеш - 5
12. Лениногорск - 1
13. Түбән Кама - 1
14. Нурлат - 1
15. Сарман 1
16. Теләче районы - 1
17. Чистай – 1

Яшел Үзән районында соңгы ике тәүлектә авыру очраклары шөкер, юк. Уңай нәтиҗәләргә карамастан, безгә шулай да белгечләр киңәшләрен үтәргә кирәк. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Өйдә калыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев