Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бүген суга бәя ни?

Суга яңа салым: түләргәме, әллә түләмәскәме...

Бүген россиялеләрнең 29 проценттан артыгы шәхси йортларда яши, тагын шактый өлеше җәен дачаларда яши. Нәкъ менә алар өчен бик күңелле булмаган яңалык бар. 2020 елдан скважина яки коедагы суга яңа салым кертелә. Ә үз коеңны рәсмиләштерү хәзер матди чыгымнар һәм шактый күп вакыт таләп итәчәк.

Бу канун 1992 елдан бирле гамәлдә, 2017 елда анда су чыгару һәм файдалану кагыйдәләрен билгели торган 19.2 маддәсе барлыкка килде. Шул ук закон белән 2016 елдан 2019 елга кадәр "су амнистиясе" кертелде, ул вакытта скважинаны бушлай рәсмиләштерергә мөмкин иде, тик ни өчендер бу мөмкинлектән бик азлар гына файдаланды. Хәзер салым түләргә туры киләчәк. Кемгә түләргә һәм кемгә дә булса түләмәскә мөмкинме?

Закон буенча, әгәр оешма яки физик зат суны коммерция максатлары өчен яки тәүлегенә 100 куб метрдан артык су кулланса, салым түләнергә тиеш. Бу категориягә дача ширкәтенең барлык әгъзалары күмәк куллана торган скважиналары булган бакчачылык һәм яшелчәчелек хуҗалыклары керә.

Бу очракта лицензияне рәсмиләштерергә (гариза 60 көн карала) һәм законда билгеләнгән салымны түләргә кирәк.

Күпме түләргә һәм ничек янга калдырырга?
Һәр скважина счетчик белән җиһазландырылырга тиеш. Су чыгымын тикшерү Росприроднадзор органнарына тапшырылган.

Суд счетчигы күрсәткечләре нигезендә, кулланучы салым суммасын үзе исәпләргә һәм түләргә тиеш, шул ук вакытта, РФ Салым кодексының 333.12 маддәсе кагыйдәләре белән эш итәргә һәм квартал саен ресурс тоту турында хисап бирергә тиеш.

Салымны исәпләп чыгару өчен, кулланылган суның күләмен (мең кубта) салым ставкасына (162 сумнан 326 сумга кадәр) тапкырларга кирәк. Әгәр дә ул судан файдалануның законда билгеләнгән лимитларыннан күп булса, тариф биш тапкыр арта. Әмма, шул ук вакытта, әгәр аларның тирәнлеге 20 метрдан артмаган һәм шәхси максатлар өчен генә (үз йортлары һәм яшелчә бакчасы өчен) кулланыла икән, закон буенча андый скважина һәм коелар салым түләми.


Закон үтәмәгән өчен административ штраф каралган. Гражданнар өчен ул биш мең, вазыйфаи затлар өчен - 50 мең, ә юридик затлар өчен - бер миллион сумга кадәр тәшкил итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев