Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бүген Осиново бистәсендәге янгында калган хатын-кыз хастаханәдә җан биргән

Тагын бер хатын-кыз хастаханәдә кала.

Осиново бистәсендә күпфатирлы йортта янгын вакытында яраланган хатын-кыз вафат. Бу хакта Татарстан республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат секретаре Айгөл Сәлимҗанова хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, бүген иртәнге алтыда Казан янәшәсендәге Осиново бистәсендә урнашкан 10 катлы йортта янгын чыккан. Аның нәтиҗәсендә ике бүлмәле фатир тулысынча янып беткән.

Медиклардан алынган мәгълүмат буенча, янгыннан соң аларга алты кеше ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән - дүрт олы кеше һәм ике бала. Ике олы кеше һәм балаларга ярдәм урында ук күрсәтелгән, алар өйләренә җибәрелгән. Хәле уртача авырлыктагы бер хатын-кыз Яшел Үзән үзәк хастаханәсенең токсикология бүлегенә юлланган.

Янгында зыян күргән тагын бер хатын-кызны Яшел Үзән хастаханәсенең реанимация бүлегенә илткәннәр. Бераздан хатын-кыз җан биргән.

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев