Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бүген Минтимер Шәймиевның гомер бәйрәме

Бүген Татарстанның беренче Президенты, Татарстан Республикасының Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең гомер бәйрәме - туган көне.

Мәгълүм булганча, Минтимер Шәрип улы Шәймиев 1937 елда Актаныш районы Әнәк авылында дөньяга килә. Хезмәт юлын 1959 елны Мөслим районы ремонт-техника станциясендә өлкән инженер буларак башлап җибәрә. Соңрак инструктор, мелиорация һәм су хуҗалыгы министры, КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре вазифаларын башкара. 1992 елның 12 июнендә Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасы Президенты итеп сайлана һәм 2010 елның мартына кадәр әлеге вазифада халык мәнфәгатьләрен кайгыртып, зур эшләр башкара.

Минтимер Шәймиев борынгы Болгар каласы белән Зөя утрау-шәһәрен төзекләндерүдә гаять зур көч куйган шәхес. Без Минтимер Шәриповичны гомер бәйрәме белән ихластан тәбрик итәбез. Аңа саулыкның ныгын, җаваплы хезмәтендә зур уңышларга ирешүен, гаиләсендә иминлек һәм тигезлек булуын телибез!

Материал http://intertat.ru сайтыннан алынды.

Фото http://gdb.rferl.org сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев