Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бүген "Беби Академия" балаларны үстерү үзәге базасында "Партия РОСТА" Яшел Үзән бүлеге ачылды

Башта Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев “Партия РОСТА”ның Татарстан бүлекчәсе рәисе Олег Коробченко белән очрашты, аның барышында үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

“Партия РОСТА” - кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү эшен актив алып баручы эшмәкәрләр партиясе. Яшел Үзәндә "Партия РОСТА" бүлеге җитәкчесе итеп "Сыйфат фабрикасы" фирма кибетләре челтәре директоры Абдуллина Регина билгеләнде.

«Яшел Үзән районы зур, стратегик яктан мөһим, аны актив үстерергә кирәк, мәсәлән, республика һәм федераль дәрәҗәдәге уникаль проектларны гамәлгә ашырып, район эшкуарлары белән берләшеп», - дип шәрехләде Абдуллина Регина.

“Партия РОСТА” бүлекчәсен ачуда район башлыгы урынбасары Эльза Кадникова һәм район башкарма комитетының стратегик үсеш буенча җитәкче урынбасары Зөлфәт Хәбибуллин катнашты.

Әгәр дә сез Яшел Үзән районы һәм шәһәре эшмәкәре һәм бизнесыгызны үстерүдә ярдәм итәргә кирәк икән, сез 89872891469 телефоны буенча «Партия РОСТА» җирле бүлекчәсе җитәкчесенә кабул итүгә языла аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X