Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бүген аулак өйләрне сагынып сөйләргә генә калды...

Яшьлек – яшьлек инде ул. Һәр чорның үз истәлекләре.

Телевизордан «Аулак өй» тапшыруларын төрледән-төрлесен күрсәтәләр. Матур урыннарны, төрле татар авылларында булган «Аулак өй»ләрнең охшаш уеннарын, аерылып торганнарын да күп күрдек.

Тик «Аулак өй» оештыруга хәзер лекнең ничек булганын, аны үткәрү өчен никадәр ялыну-ялварулар, кызык һәм аяныч хәлләр турында сөйләүче юк. Бик кыскача гына «әни-әтиләре өйдә юкта», дип кенә әйтеп куялар.


«Аулак өй»не үткәрү бушка гына түгел иде ул вакыт. Көз көне, каз өмәләреннән соң, каз йолкыткан хуҗадан «аулак» утырырга рөхсәт алгач, аның өен баштан-аяк юып, чистартып, урын-җирләрне «күздән югалтып», өйне «бушатасы» бар әле. Анда өстәл дә тышка чыга, өйдә озын утыргычлар гына кала. Ул чакта авыл өйләре артык зур түгел иде әле.
Кая ничектер, безнең авылда аулак утыруны буйга җиткән кызлары булган өйдә үткәрәләр иде. Башта, нинди дә булса сәбәп буенча кызлар ашы – мәҗлес ясыйлар да, шуннан соң, тиз-тиз өйне аулак утырырга хәзерлиләр, ягъни бушаталар. Ә мәҗлескә безнең ише үсмер кызларны да (туган-тумача тиешлеләрне) чакыралар. Әлбәттә, аш узуга кайтып китмибез инде, аулак күрәсе килә бит. Безгә дә 15-16 яшь, без дә өлкәнрәкләр кебек шәл бәйлибез, егетләргә кулъяулык та чигәбез. Балачакның гына түгел, үсмер чакның тизрәк олыгаясы, зурлар кебек буласы, барысын күрәсе килү теләге бар. Өлкәннәрнең яхшысын да, яманын да сеңдерү – үсмер чакка хас күренеш. Ул һәрчак булган һәм булачак халәт.
Тик өлкән егетләрнең безнең ише «бала-чагалар» белән утырасы да, уйныйсы да килми инде. Арада берничәсе безнең кебек «тизрәк зур кыз буласы килгәннәрдән» котылу юлын белә иде.

Рәйханә Зәйнуллина.

Бакырчы

Дәвамын газетабызның 3 июнь санында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев