Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бүген 30 июль – ДУСЛЫК БӘЙРӘМЕ

Кеше – ялгызлыкны авыр кичерүче җан иясе. Безгә кем тарафыннан булса да игътибар, аңлау, теләктәшлек, мәрхәмәт кирәк. Ә кайгы һәм шатлыкларны уртаклашырга сөйгәннәребез һәм дуслар ярдәм итә.

Кеше мөнәсәбәтләре иерархиясендә дуслык мәхәббәт белән бер баскычта тора.

Дуслык хисләре кешеләргә берләшергә, яңа башлангычларда һәм максатка ирешергә ярдәм итә. Менә шундый якты хисләр һәм дус була белгән кешеләр турында искә төшерә дә инде халыкара масштаблы Бөтендөнья дуслык көне.

Дуслары булган кеше – бик бәхетле. “Яшел Үзән”ебезнең дә шундый, безнең өчен бик кадерле һәм якын булган укучыларыбыз күп, аралашкан саен аларның саны артып бара. Безнең белән булганыгыз өчен рәхмәт сезгә, ДУСЛАР! Без сезне яратабыз, Сез дип эшлибез һәм газетабыз бары тик Сезнең өчен чыга. Алга таба да шулай дус-тату яшик, бергә булыйк! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев