Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бүген, 17 сентябрь көнне, Дәүләт Думасына депутатлар сайлау башланды

Санитар-экологик вәзгыятьнең катлаулы булуын исәпкә алып, бу сайлаулар өч көн дәвамында уздырылчак. Әлбәттә, иң мөһиме - иминлек чараларын саклау. Сәламәтлек мәсьәләсенә бик җаваплы карыйлар.

Рус Әҗәле җирлегендә сайлау участоклары ачылды. Һәм иң беренче эш итеп, сайлау бара торган бина махсус препарат белән дезинфекцияләнде.

Безнең татар халкы бүгенге эшне иртәгәгә калдырмау яклы бит ул. Беренче көнне үк гражданлык бурычларын үтәргә килүчеләрнең күп булуы шул хакта сөйли. Барысы да тыныч, билгеле бер тәртиптә бара, - дип сөйли Рус Әҗәле авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Семахина@semakhinagulnara

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев