"Татарстанда бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында"гы ТР кануны нигезендә, Ураза тәмамлану - бәйрәм көн дип исәпләнә. Гореф-гадәтләр һәм ай календаре нигезендә Ураза тәмамлануны бәйрәм итү көненә туры килгән көн Татарстан Республикасы Президенты Указы белән билгеләнә. Быел Ураза бәйрәм 5 июльгә туры килә. Шулай итеп, 2016 елның 5 нче июле ял көне булып санала, 4 июль көнендә эш сәгате бер сәгатькә кими.
Сүз уңаеннан: Корбан гаете быел 12 сентябрьгә туры килә.
Чыганак - Интертат.ру
Нет комментариев