Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Безнекеләр зур сәнәгать атнасында

«Ак Барс» Суднолар төзү корпорациясе» АҖ генераль директоры («Ак Барс» Холдинг компаниясе» АҖ компанияләр төркеменә керә) Ренат Мистахов 2019 елның 8-10 октябрендә Каһирәдә (Мисыр) Россия рәсми делегациясе составында узган «Зур сәнәгать атнасы» Халыкара күргәзмәсендә һәм форумында катнашты.

«Зур сәнәгать атнасы» масштаблы экспозициясендә Европаның, Азия һәм Африканың 15 иленнән 100дән артык чит ил компаниясе – эре компанияләр вәкилләре, шулай ук урта һәм кече бизнес вәкилләре катнаш ты. Күргәзмәдә Россия делегатлары арасында киңәйтелгән сатып алу планының (РПЗ) беренче чираттагы потенциаль резидентлары, шул исәптән энергетика һәм нефть-газ, машина, автомобиль, суднолар, станоклар төзелеше, медицина техникасы һәм авыл хуҗалыгы өчен технологияләр буенча махсуслашкан компанияләр бар иде.
Атнаның эшлекле программасының төп чаралары кысасында, дәүләтләрнең сәнәгать министрлары катнашында Африка сәнәгать форумы, шулай ук сәүдә, икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Мисыр комиссиясенең уникенче бердәм утырышы булды. Күргәзмә Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Мисыр гарәп Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Амр Нассар катнашында узды.
Күп еллар дәвамында Мисыр СССР һәм Россиянең Якын Көнчыгыш һәм Африкада әйдәп баручы сәүдә-икътисадый партнерларының берсе иде, Россия компанияләре Мисыр белән актив хезмәттәшлек итә. Татарстан Республикасы Хөкүмәте, шулай ук, Мисыр гарәп Республикасы белән мөнәсәбәтләрне тагын да активрак үстерү яклы. Шулай итеп, 2018 елның октябрендә Мисыр Гарәп республикасына сәфәр нәтиҗәләре буенча, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәләре исемлеге нигезендә «Ак Барс» Суднолар төзү корпорациясе» АҖ Мисыр Гарәп республикасында РФ Сәүдә-икътисадый вәкиллеге белән гражданлык судноларын һәм башка проектларны Мисыр ихтыяҗлары өчен гамәлгә ашыру максатларында адреслы очрашулар оештыру буенча уртак эш үткәрде.
Күргәзмәдә Россия-Мисыр комиссиясенең уникенче бердәм утырышы кысаларында имзаланган ике ил арасындагы хезмәттәшлекнең ачык мисалы булып, суднолар төзү докларын модернизацияләү һәм төрле типтагы бердәм суднолар төзү өлкәсендә 
Суэцк каналы администрациясе белән «Ак Барс» Суднолар төзү корпорациясе» АҖ арасында билгеләнгән килешү турындагы меморандум тора.
Элек башкарылган эшләр үзара аңлашу турындагы меморандумга кул куюга җирлек булды. 2019 елның апрелендә, Мисыр ягы чакыруы буенча, «Ак Барс» Суднолар төзү корпорациясе» АҖ һәм «ЦТСС» АҖ техник белгечләреннән торган эшче төркем Суэцк каналы территориясендә суднолар төзи торган урыннарда булып кайтты. Әлеге предприятиеләрне тикшерү нәтиҗәләре буенча Мисыр ягына хисап җибәрелде һәм киләчәк үсеш перспективалары буенча тәкъдимнәр формалашты.
Район Советы матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев