Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Безнекеләр "Алтын көз" күргәзмәсендә

9 октябрьдә Мәскәүдә "Алтын көз" XXI Русия агросәнәгать күргәзмәсе эшли башлады. Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгы ел саен оештыра торган экспозиция агросәнәгать комплексы атнасының иң зур вакыйгаларының берсе булып тора, ул быел 9-12 октябрьдә узды.

Әлеге чарада Яшел Үзән районын «Майский» Теплица комбинаты һәм «Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты» тәкъдим иттеләр. Быел «ЗМК» АҖ стендта 80 нән артык төр продукциясен күрсәтте. 
Ел саен 42 000 тоннадан артык яшелчә җыючы “Майский” теплица комбинаты күргәзмәгә үз продукциясен: томат, кыяр, борыч, баклажан, яшел тәмләткечләр, җир җиләге һәм күк җиләк алып килде. Ул, заманча технологияләр кулланып, кыяр уңышын иң алдынгы европалылар дәрәҗәсенә җиткергән комбинат – бер кв. метрдан елга елга 203 кг уңыш җыялар, ә помидор уңышы бер квадрат метрдан 113 кг чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев