Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Безнең “Ышаныч” ышанычлы һәм көчле рухлыларны тәрбияли

Бирегә эләгү өчен чират торалар. Чөнки монда эшләүчеләрнең югары һөнәри осталыгы, тернәкләнү өчен булдырылган барлык шартлар, чын мәгънәсендә һәркемнең баглаган ышанычларын аклый һәм өметләнеп көтелгән нәтиҗәләрен бирә.

 

Сүзебез «ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Яшел Үзән муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Ышаныч» («Доверие») реабилитация үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе» турында.

2022 елда Бөтендөнья кышкы уеннар Махсус Олимпиадасын Казан кабул итәчәк. Мондый колачлы чараны Татарстанда уздыру – бездә мөмкинлекләре чикле кешеләр яшәеше өчен тиешле шартлар тудыру өстендә максатчан эшләр башкарылганын күрсәтә. Һәм безнең зур булмаган Яшел Үзәнебездәге «Ышаныч» (“Доверие”) үзәге дә моның күрсәткече булып тора.

 

- Бөтендөнья кышкы олимпия уеннарын уздыру кысаларында, безнең тернәкләндерү үзәге базасында “Яшь атлет” (2-7 яшь), “МАТР” (тирән физик һәм психик тайпылышлылар өчен) хәрәкәтләнү активлыгын үстерү, “FIT-вест” физик форманы тоту программалары буенча шөгыльләнү гамәлгә ашырыла. Бездәге мөмкинлекләре чикле балалар әлеге уен рәвешендә уздырыла торган шөгыльләнүләр вакытында белгечләр күзәтүе астында йөрү, сикерү, туп белән идарә итү һәм башка спорт күнекмәләренә өйрәнәләр, - дип сөйли «Ышаныч» (“Доверие”) үзәгенең медико-социаль тернәкләндерү бүлеге мөдире Светлана Евреева. – Безнең һәрбер потенциаль атлетыбыз махсус олимпия уеннарында катнаша алырлык. Мондый ышаныч аларга тагын да тырышыбрак шөгыльләнергә, нык, түзем һәм сабыр булырга көч бирә. Безнең максат бу балаларга беренчел спорт күнекмәләрен бирү, ә алга таба алар инде бу тәҗрибәләрен җитдиерәк адымнар ясаганда кулланачак. “Ышаныч” үзәгенә республиканың барлык районнарыннан киләләр. Татарстанда мондый реабилитация учреждениеләре (сүз балаларныкы турында) уннан артык, ә Яшел Үзәннекен сайлаучылар һәм биредә бер тапкыр булганнан соң, үзләре өчен тернәкләнү урынын даими итүчеләр бик күп.

 

Мәсәлән, Казаннан Адриан Мыльниковның әнисе безнең үзәктә “Атлант” костюмы барлыгын ишетеп, җитлекмичә туган һәм катлаулы диагнозлы улын “Ышаныч”ка (“Доверие”) алып килгәндә аңа әле нибары 2 яшь була. Биредә ул беренче тапкыр “ходунки”га баса һәм хәзер алар ярдәмендә йөри, сөйләшә башлый һәм беренче сыйныфка укырга кергәндә иҗекләп укыйрга өйрәнә. Тозлы камыр һәм сәйләннәрдән әйберләр ясый. Малай ике яшеннән йөзү белән шөгыльләнә. 2019 елда “Ышаныч”та вакытында, шәһәребезнең 4нче номерлы спорт мәктәбе базасындагы “Хыял чаңгылары” (Лыжи мечты”) проекты кысаларында беренче тапкыр адаптив чаңгыларга баса. Ә инде 2020 елдан бирле Адриан “Ак Барс”та следж-хоккей белән шөгыльләнә. Узган ел Түбән Новгородта узаган турнирда катнашу бәхетенә ирешкән.

 

- Адриан бөтен күңелен биреп Олимпия уеннарында катнашу өчен тырыша. Әти-әнисе, ә бигрәк тә дәү әнисенең үҗәтлеге аркасында аның тормышы тулы һәм бәхетле, кайгырып, күңелен төшереп утырырга вакыты юк, - ди үзәкнең директор урынбасары Любовь Сергеева. – Әле аңа нибары 9 яшь, ә характеры нык, рухы көчле. Үзен үзе карый, кешегә салынырга яратмый, “мин үзем!” ди. Әбием бит мәңгелек түгел, ә аннары мин нишлим бернәрсә дә хәлемнән килмәгәч, ди.

 

Гомумән, шуны әйтәсем килә, чикле баланың тернәкләнүе якыннарының тырышлыгыннан, аларның балага багышлаган вакытыннан тора. Биредә мөмкинлекләре чикле бала белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар булдырылган, үз эшләрен төгәл үтәүче белгечләр эшли. Үзәк кирәкле җиһаз һәм җайланмалар белән югары дәрәҗәдә тәэмин ителгән. Балаларны физик һәм психологик яктан гына түгел, социаль адаптация буенча да әзерлибез. Сәнгать, иҗат, музыка белән шөгыльләнәләр, хәтта, тегәргә дә өйрәтәбез. Киләчәктә үзләрен компьютер артында гына эшли алырлык итеп тоймасыннар, тормыш алып барырга нинди дә булса һөнәрләре дә, осталыклары да булсын дип тырышабыз.

 

Сәламәт тормыш рәвешенә, спортка кызыксыну уятабыз. Кышын “Хыял чаңгылары” проектында катнашабыз, җәй айларында “Метеор” бассейнына йөрибез. Безнең үзәккә терәп, диярлек, футбол манежы салынды. Анда футбол (ред.) тренеры безнең балаларга махсус шөгыльләнү программасын эшләде. Әлбәттә инде, сәламәтләндерү күнегүләреннән кала, күңел ачу чаралары да оештырабыз.
“Ышаныч” (“Доверие”) үзәге белгечләре инвалид-балаларын озатып йөрүче ата-аналар белән дә өйрәтү-консультация методы буенча зур эш алып баралар.

Хәзерге вакытта биредә тернәкләнүкурсларын узучы Буадан килгән Кашириннар гаиләсе белән аралашырга туры килде. Мая ханымның җитлекмичә дөньяга килгән кызы Викториянең сәламәтлеге өчен барына да әзер булуы йөзенә чыккан. Беренче карашка Викада ниндидер җитешсезлек бар дип уйламыйсың да. Ул шундый якты кыз. Әмма аңарда 4 яшендә умыртка баганасының 4 дәрәҗәдәге кәкрәюе диагнозы куялар. Дүрт ел элек беренче операциясен кичерә. Ул 3 яшеннән бирле йөзү белән шөгыльләнә һәм хәзер, 10 яшьлек кызчыкның инде төрле ярышларда катнашып, үз категориясендә призлы урыннар яулап алган медальләре бар. Мая ханым кызының спортта гына түгел, сәламәтлегендәге казанышлары өчен дә горурлануын яшерми. Чөнки бу җиңүләрнең нинди көч һәм түземлек таләп иткәнен аңардан да яхшы белүче юк.

 

- Безгә “Ышаныч” тернәкләндерү үзәгендә бик тә ошый, шулай булмаса кабат-кабат монда килмәс идек. Яхшы якка үзгәрешләребез бар, - дип, сөенече белән уртаклашты Мая ханым Каширина. – Виктория Буада гомуми мәктәптә белем ала, инвалидлыгыннан кыенсынмый, укырга ярата, авыртуларына карамастан, бик ачык күңелле. Хәзер, әлегә монда булган вакытта дистанцион рәвештә укыйбыз. Биредә ул үзенекеннән дә катлаулырак хәлдәге балаларны күрә, алар белән аралаша һәм ихлас күңелдән хәлләренә керә. Һәрвакытта ярдәм итәргә әзер. Өйдә эте бар, үзе аны өйрәтә, тәрбияли. Безнең проблемаларны үзләренекедәй кабул итеп, барлык күңелләрен биреп һәм уңай нәтиҗәләргә ирешеп биредә эшләүче белгечләргә без барыбыз да рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев