Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Безнең спортчы җиңүчеләр өчлегендә

"Казан ринг" стадионында 2020-2021 сезонының спринт раллие буенча 3нче этабы узды.

Яшел Үзәнне бу ярышларда ДОСААФ автокроссы спортчысы Денис Карчинский тәкъдим итте. Денис быел кышкы трассаларда шөгыльләнмәсә дә, 2 этапны төшереп калдырса да, безнең пилот бу раллида бронза медаль яулады.

Беренче узышлардан соң Денис ышанычлы рәвештә 2нче урында барды. Кызганычка каршы, соңгы заездда автомашинасы бик каты җимерелде, бу көндәшләргә безнең пилотны 3нче урында калырга мөмкинлек бирде.

Алда әле тагын ике кышкы этап, көрәш дәвам итәчәк!
Бу хатка ЯҮМР матбугат хезмәте хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев