Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Безнең районның имам- хатыйплары – җиңүче

Татарстанда «Изге әманәт» бәйгесендә җиңүче иң яхшы мәчетләр һәм иң яхшы имам-хатыйплар билгеләнде.

Әлеге масштаблы һәм җитди бәйгедә районыбызның Бакырчы авылы имам-хатыйбы Әнәс хәзрәт Закиров «Иң яхшы имам-хатыйб» номинациясендә I урынга, ә районыбыз мөхтәсибе Гәбделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин җитәкләгән «Тарихи» мәчет «Балалар өчен татар телле проектларны тормышка ашыра торган иң яхшы мәчет» номинациясендә I урынга лаек булды!

Казанда ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән рес публикакүләм «Изге әманәт» бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев, республикабыз казыйлары, имам-мөхтәсибләр, дин әһелләре катнашты.

2020 елның азагында Татарстан мәчетләрен һәм имамнарны татар телле проектларны тормышка ашыруга җәлеп итү әһәмиятеннән чыгып, ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга махсус бәйге үткәрү тәкъдиме белән чыккан иде. Шул рәвешле, татарлар арасында милли-дини үзаңны тәрбияләү буенча эшчәнлек алып баручы иң яхшы мәчетләр һәм иң яхшы имам-хатыйпларны билгеләүче Республикакүләм «Изге әманәт» бәйгесе Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында һәм татар-мөселман традицияләрен саклау, мөселманнарда милли үзаң тәрбияләү, татар телле мохитне үстерү һ.б. максатыннан чыгып, 2021 ел дәвамында үткәрелде.

Бәйге берничә этапта узды һәм республикабызның һәр почмагын колачлады: әүвәл Татарстанның барлык районнарында сайлап алу конкурслары узды; аннан төбәк дәрәҗәсендәге турда җиңүчеләрнең портфолиолары Татарстанның төбәк казыятләренә тапшырылды; нәтиҗәдә финалда катнаштыру өчен 9 казыят һәр алты номинациясендә берәр катнашучының портфолиосын сайлап алды. Казыйлар шурасы утырышының берсендә бәйгенең җиңүчеләре һәм призерлары ачыкланды.

Эшләргә бәя биргәндә мәхәллә халкы, аеруча балалар һәм яшьләр арасында, милли-дини үзаң тәрбияләү буенча системалы һәм актив рәвештә тәрбия ви-педагогик эшчәнлек алып баруга, татар телен, татар-мөселман гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен саклауга юнәлтелгән төрле массакүләм чаралар уздыруга игътибар бирелде. Бәйгегә килгән материаллар 6 номинация буенча бәяләнде: «Балалар өчен иң яхшы татар телле проектларны тормышка ашыручы мәчет», «Яшьләр өчен иң яхшы татар телле проектларны тормышка ашыручы мәчет», «Өлкәннәр өчен иң яхшы татар телле проектларны тормышка ашыручы мәчет», «Гаилә кыйммәтләрен ныгыту буенча иң яхшы татар телле проект ларны тормышка ашыручы мәчет», «Электрон ММЧ-да һәм со циаль челтәрләрдә иң яхшы татар телле проектларны тормышка ашыручы мәчет», «Иң яхшы имам-хатыйб». Бәйге номинацияләрендә җиңүче һәм призерлар булып танылган иң яхшы мәчетләр диплом һәм акчалата призлар белән бүләкләнә:

  • 1 урын – 150 мең сум
  • 2 урын – 120 мең сум
  • 3 урын – 70 мең сум
  • «Иң яхшы имам-хатыйб» номинациясендә призлар – 150 мең сум, 100 мең сум һәм 50 мең сум.


Төбәк дәрәҗәсендәге турда 236 портфолио катнашты. Финалга шуларның 54е чыкты. Нәтиҗәдә иң яхшы 15 мәчет һәм 3 имам-хатыйб ачыкланды.
Белешмә. Татар телен һәм татар-мөселман үзенчәлекләрен саклау ТР МДН эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. Мөфтият, аның гамәлгә куйган оешмалары, мәчетләре һәм уку йортларының эше татар телендә алып барыла. Моннан тыш, ТР МДН республика мәчетләрендә татар телле мохит булдыру һәм саклау буенча берничә башлангыч алып бара. Мисал өчен, мәчетләрнең мәйданчыклары татар теле курсларын, дини, иҗтимагый, яшьләр һәм балалар өчен махсус татар телле чараларны, халыкка татар телендә хезмәт күрсәтү һәм консультацияләр бирүне, туган телгә мәхәббәт тәрбияләүче вәгазьләр укуны оештыру өчен файдаланыла. Шул ук вакытта республикадагы мәдрәсәнең 5есендә укыту татар телендә, 3есендә ике телдә алып барыла – бу чит төбәкләрне татар телле һәм милли үзаңлы имамнар белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Шунысы да әһәмиятле, ТР МДН-да аттестация узган рәсми имамнар өчен таләпләрнең берсе булып татар телен вәгазьләр уку һәм эш хатлары язу дәрәҗәсендә белү тора. Нәзарәтнең аеруча актуаль тәҗрибәсе татар мәктәпләрен гамәлгә кую белән бәйле: бүгенге көндә Әлмәт мөхтәсибәтендә «Нур» мәктәбе, Алабуга мөхтәсибәтендә – «Ихсан» мәктәбе эшләп килә. Шулай ук Нәзарәт татар телендә киң нәшрият эшчәнлеген һәм күпләгән медиапроектларны тормышка ашыра. Шуларның соңгысы – беренче татар онлайн-мәдрәсәсе.

Мөхтәсиб Гәбделхәмит хәзрәтне һәм Әнәс хәзрәтне редакциябез исеменнән лаек лы җиңүләре белән котлыйбыз һәм алдагы көннәрдә саулык-сәламәтлек теләп, озак еллар тирә-юньгә изгелек һәм иман нуры таратып яшәүләрен телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев