Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Безнең конкурс газетага язылучылар өчен генә

«Иң яхшы ишегалды» бәйгесен игълан итәбез, алдан ук тавыш биргәндә гаделлек булсын дип, сездән үтенеп сораган идек.

Шулай да кайберәүләр өчен накрутка дигән нәрсә бер дә ят әйбер түгел ахрысы. Һәм без дә бер төн эчендә 500дән артык тавыш җыеп булмаганлыгын яхшы аңлыйбыз. Кемнәрнең ясалма юл белән тавыш җыюларын ап-ачык күрәбез, безнең андый мөмкинлекләребез бар, программистларыбыз яхшы эшли, күз тимәсен. Шуңа да, алга таба өстәмә юл белән тавыш җыючылар бәйгедән матур гына төшеп калачак. Кисәтеп куябыз!

Игътибар! Шуны да өстибез: конкурс бары тик  «Яшел Үзән» газетасына язылучылар арасында гына. Димәк, газетага язылмаган  кешеләр бәйгедән төшеп кала. Конкурста калуның бары тик бер гнеә юлы – газетага язылу. Бүген язылсагыз, газета өегезгә  сентябрь аеннан килә башлый.  Бары тик 31 августка кадәр  генә «Яшел Үзән»гә 2019 елның беренче ярты еллыгы өчен 651 сум 48 тиеннән язылып калып була. 1 сентябрьдән бәя арта.

«Иң яхшы ишегалды» бәйгесенең кызган чагы.  

Исегезгә төшерәбез:  бәйгегә тавыш бирү 27 августка  кадәр дәвам итәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс фотоконкурс голосование самый лучший двор газета Яшел Узэн

2
X