Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Безнең иминлек алар кулында

2021 елда эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре 184 чарада җәмәгать тәртибен саклаган.

Ниһаять, 2021 ел да узып китте, димәк эшләнгәннәргә нәтиҗә ясарга, җитешсезлекләргә һәм уңышларга карап, яңа елга планнар корырга һәм бурычлар билгеләргә була.

Эчке эшләр бүлегенең узган елгы эшчәнлегенә хисап җыелышында Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Яшел Үзән прокуроры урынбасары Михаил Балтусов, шәһәр суды рәисе Азат Гыйльметдинов катнашты.

Бүлекнең оператив-хезмәт эшчәнлегенә йомгаклау доклады белән чыгыш ясаган Яшел Үзән районы эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айрат Ханбиков сөйләгәннәрдән аңлашылганча, кайбер юнәлешләр буенча бүлек эшчәнлеге тәнкыйтькә алынса да, күп күрсәткечләрнең чагыштырмача уңай якка үзгәрүе күзәтелә. Ә бит узган чорда эчке эшләр бүлеге җинаятьләр, административ хокук бозулар турында хәбәрләрне 2020 ел белән чагыштырганда 2,5 процентка күбрәк кабул иткән. Җинаятьләр санының 4 процентка артуы, нигездә, банк карталарыннан урлаулар һәм дистанцион мошенник лык исәбенә булган. Зыян суммасы 66,4 миллионга җитә.

Җинаять эшләре республиканың зур районнарыннан күбрәк теркәлсә дә, аларның ачылыш күрсәткечләре югарырак. Талау очракларының барысы да ачылган.
– Җинаять эшләре ачылышы срок ларын үтәүгә килгәндә, суд-психиатрия экспертизаларның Казанда уздырылуы аркасында тоткарлыклар килеп чыга, – ди бүлек җитәкчесе. – Бу Казанда экспертларга чират булу аркасында туа. Шуңа күрә, проблеманы хәл итү өчен экспертизаларны Яшел Үзәндә ясарга кирәк, дигән тәкъдим белән чыгам. Яшел Үзән ПНД базасында өстәмә эксперт вазифасы кертелсә, Бехтерев исемендәге РКПБ СПЭ амбулатория бүлегенә киеренкелекне киметергә, җинаять эшләрен ачу срокларын кыскартырга, чыгымнарны азайтырга мөмкин булыр иде. Җәмәгать, мәдәни һәм спорт чараларын уздырган вакытта хуҗалык һәм оештыру мәсьәләләрен хәл итүдә башкарма комитетта эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән үзара хезмәттәшлек алып баручы махсус вазифа кертү кирәклеген дә әйтеп узам. Казанда, мәсәлән, андый белгеч бар.

Айрат Ханбиков кадрлар мәсьәлә сен дә күтәреп чыкты. Монда штат саны 546 берәмлек булып, бүгенге көндә 50гә якын хезмәткәр таләп ителә. Шулай ук, оператив торышны һәм булган җитешсезлекләрне исәпкә алып, 2022 елда хәл ителергә тиешле бурычлар аталды.

Дума депутаты Илдар Гыйльметдинов кадрлар җитешсезлеге проб лемасын хәл итү, әйтик, матди яктан стимуллаштыру буенча федераль программаны эшләтеп җибәрү буенча эш алып барылачагын белдерде. Ул, шулай ук, яшүсмерләрнең мәшгульлеген булдыру өчен төрле чаралар уздыру һәм спорт объектларын төзү, административ кодекска үзгәрешләр кертү, мошенниклыкка, наркотикларга бәйле таләп ләрне катгыйландыру буенча закон проекты әзерләнүе, мигрантлар һәм легаль булмаган алкоголь продукциясе хакында да планнарын җиткерде. Аларның барысы да депутатлар тарафыннан якын киләчәктә каралыр дигән ышаныч бар.

Михаил Афанасьев та эчке эшләр бүлеге эшчәнлегенә анализ ясап, ра йонның географик үзенчәлегенең, Тура һәм Осиновоның хокук сакчыларына зур мәшәкатьләр тудыруын да әйтте.

– Быел районда күләмле чаралар бик күп планлаштырыла, димәк сезгә дә эш бик нык артачак. Шуңа карамастан, сезнең тырышлык белән бар җирдә дә тынычлык булачагына ышанам. Хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм, – диде башлык.
Прокурор урынбасары үз сүзен хокук сакчыларының продуктив эшенә рәхмәт әйтүдән башласа да, 2022 елда таләпләрнең тагын да катгыйланачагын белдерде.

Узып киткән ел бик катлаулы булды. Урам җинаятьләрен булдырмауда патрульлек оештыру нәтиҗәле булыр дип уйлыйм. Җинаять эшләрен карау срокларын арттыру гадәттән тыш хәл буларак кабул ителәчәк. Суд-психиатрия экспертизасына һәм наркотикларга бәйле проблемалар булса да. Бу планда эшне нигезле оештыру беренче урында торырга тиеш, – диде Михаил Балтусов.

Киңәшмә ахырында Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең 2021 елда мөһим һәм катлаулы бурычларын намус белән үтәгән, югары нәтиҗәләргә ирешкән хезмәткәрләргә бүлек җитәкчесенең акчалата премияләре бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев