Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Безнең өчен бу могҗиза булды»

«Әле дә ярый шушы программа бар», – ди тузган, иске йортларда гомер итүче яшел үзәнлеләр. Ни дисәң дә, XXI гасырда яшибез. Һәм һәркем дә бөтен уңайлыклары, кайнар суы кергән, бәдрәфе үз өендә булган фатир турында хыяллана. Яшел Үзәндә соңгы дүрт ел эчендә генә дә 1600 гаилә дәүләт ярдәме белән авария хәлендәге торактан яңа фатирларга күченгән.

«Хыялыбыз чынга ашты», –ди зур, якты, ике бүлмәле яңа фатирга күчкән Ханзаровлар гаиләсе. Алар моңа кадәр Гоголь урамындагы ике катлы сары йортта яши. Беренче карашка гадәти йорт инде бу һәм андыйлар шәһәребездә бихисап. Тыштан ялтыраса да, эчтән калтырый диләрме?! Сүз дә юк, яшь гаилә үз ояларын матур булсын дип яңарткан, ремонтын ясаган, әмма искегә тисәң, исең китәр, ди халык. 1950нче елгы йортны юкка гына авария хәлендәгеләр исемлегенә кертмәгәннәр бит инде. Аннан ике кечкенә балалы гаилә өчен бәдрәфнең уртак булуы гигиена ягыннан да бик уңайсыз була.
– Газы юк, электр плитәсендә пешердек, бәдрәф, юыну бүлмәсе – гомуми. Кайнар су да юк. Ике бүлмәне берләштереп, үзебезгә су үткәрдек, су җылыткыч урнаштырдык. Балачагым тулай торакта үткәч, бу яшәү урыныбызны әйбәт дип санадык. Ул вакытта фатирыбызны хосусыйлаштырырга соң иде инде,торагыбызны авария хәлендәге йорт дип карар кылдылар. Шулай тыныч кына яшәп ятканда безгә бушлай өр-яңа ике бүлмәле фатир бирделәр. Бу программаны тәнкыйтьләүчеләр булса да, безнең өчен бу могҗиза булды. Баштарак ышанмадык та, безнең заманда кем бушлай фатир ала инде?! – дип хис-кичерешләре белән уртаклаша Линара Ханзарова.
 

Тулы язма газетаның җомга санында (№66).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X