Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Безнең авылда ник алай?

– Исәнмесез. Үз исемемне күрсәтергә теләмим. Мин Мулла Иле авылында яшим. Безнең авыл шундый матур җирдә урнашкан. Минем бер сорау бирәсе килгән иде: ник безнең авылда яшьләргә ял итәргә бер җир дә юк?

Күрше авылларга күз салсак, Олы Ачасыр авылында – җәйге бакча, Норлатта – футбол мәйданчыгы, Күгәйдә – боз стадионы һәм башкалар. Ә безнең авылда шул бер клуб бар әле ярый, яшьләр шунда җыела. Авылда балалар мәйданчыгы бар, ләкин ул ватылып беткән. Анда кышын түгел, җәй көнендә дә ял итеп булмый, чөнки балаларга атынырга таганнар ватылган, уйнарга ком юк. Һәм, шулай ук, аны кыш көне кардан да чистартучы юк, ә мәктәп бакчасындагы, волейбол площадкасында да уйнап булмый, чөнки анда ут юк. Безнең авыл җирлегенә берни кирәкми ахрысы.

Кирәк булса, ул яшьләр өчен берәр парк ясап куяр иде. Ә парк ясарга урыннар күп бит. Авыл, чыннан да, бетеп бара, бөтен жирдә авылларны саклап калырга диләр, ничек?
Әлеге сорау «Яшел Үзән»нең инстаграм челтәренә директка килде. Без аңа ачык лык кертү максатыннан, Мулла Иле авыл җирлеге башлыгы Илдар Сәлахиевка мөрәҗәгать иттек. Ул безгә түбәндәгеләрне сөйләде.

– Моннан берничә ел элек дәүләт программасы буенча мәктәп территориясендә спорт мәйданчыгы төзелде. Анда баскетбол, волейбол уйнарга була. Янәшә генә, иганәчеләр ярдәме белән, капкалар урнаштырылып, футбол мәйданы да ясалды. Бу мәйданчыклар һәрвакыт ачык, уйнарга була һәм теләге булганнар уйный да. Һәм, шулай ук, күп еллар элек безнең авылда, беренчеләрдән булып, депутат Илнур
Сәгъдиев ярдәме белән, балалар мәйданчыгы төзелгән иде. Ул тимер корылма белән әйләндереп алынган, комлык та, таган да бар. Быел шушы урында респуб лика программасы буенча яңа балалар мәйданчыгы барлыкка киләчәк. Җире рәсмиләштерелгән, барлык документлары бар.

Редакциядән: фотодан күренгәнчә, бу урынны уйныйсы килә торган балалар мәйданчыгы дип атарга тел әйләнми. Әмма, башлык ышандыр ганча, яңасы булачак бит! Азрак көтик һәм түзик инде, җәмәгать!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев