Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бездән бүләк, сездән – яңа ел кәефе

Төрледән-төрле бәйгеләр үткәрергә яратабыз да инде. Аеруча бүләк бирүе, газета укучыларыбызны шатландыруы рәхәт. Әлбәттә, әллә ниләр белән кызыктырырлык чамабыз юк. Энә дә бүләк, дөя дә бүләк, диләр бит.

Әле менә соңгы тапкыр Әниләр көне уңаеннан, «Әнием – йөрәк җылым» бәйгесен уздырган идек. Иң газиз кешеләребез белән төшкән фотолар редакциягә шактый килде. Аларның һәммәсе дә сайтыбызда урын алды. Тавыш бирү юлы белән беренчелеккә Айдар авылында яшәүче, Күгеш мәктәбенең VIII сыйныфында белем алучы Алия Зыятдинова чыкты. Ә инде тагын бер җиңүчене «Яшел Үзән» газетасы редакциясе үзе ачыклады. Җылылык, ярату бөркелеп торган фото авторы Гөлнара Гыйльметдинова шулай ук Күгеш авылыннан булып чыкты, бүгенге көндә 5нче гимназиядә китап ха нәче булып эшли. Кызларның икесенә дә торт белән чәй бүләк иттек. Әниләре белән рәхәтләнеп сыйланганнардыр дип ышанабыз һәм киләсе бәйгегә старт бирәбез.
Шулай итеп, урамда кыш, ә күңел могҗиза көтә. Иң сихри бәйрәмнәребезнең берсе – Яңа елны каршы алырга әзерләнгән көннәрдә без «Яңа ел кәефе» дип исемләнгән бәйге игълан итәргә булдык. Шартлары бик гади: бәйрәм уңаеннан видео төшереп җибәрегез. Ул бер минуттан артмасын, яшь чикләүләре юк, ягъни әбиләр дә, бәбиләр дә катнаша ала. Исеменнән күренгәнчә, кәефне күтәрә торган булсын. Әллә җырлыйсызмы, әллә инде шигырь сөйлисезме, чыршы тирәли әйләнәсезме? Фантазияне эшкә җигәбез дә, телефонны кулга алып, видео төшерәбез һәм «Яшел Үзән»нең электрон адресына (yashel_uzen@mail.ru) яисә ВК төркеменә (2019 елның 31 декабренә кадәр) юллыйбыз. Һәммәсе дә социаль челтәрләребездә урын алачак. Сайтта тавыш бирү 2020 елның 1 гыйнварында 15.00 сәгатьтә старт алачак. Һәм ул 8 гыйнварында 20.00 сәгатьтә туктатылачак. Ә җиңүчене Кыш бабайның серле бүләге көтә. Шулай итеп, сездән видеолар көтәбез, дуслар! Ашыгыгыз!
*Акцияне оештыручы «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы – «Яшел Үзән» – «Зеленый Дол» газетасы 
редакциясе. 
Реклама 0+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев