Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

БезБергә: POZIS ветераннарына азык-төлек җыелмалары китерделәр

#МыВместе-БезБергә үзара ярдәм акциясе бөтен ил буйлап меңләгән волонтерны җыйды.

Россия Машина төзүчеләр берлегенең Татарстан төбәк бүлеге вәкилләре бер айга якын әлеге хәрәкәттә актив катнашалар. Җиңү көне алдыннан Берләшмә активист-волонтерлары Яшел Үзән ветераннарын, POZIS компаниясенең элеккеге хезмәткәрләрен карады.

- Бүген барлык тырышлыкларыбызны берләштерергә һәм чыннан да мохтаҗларга ярдәм итәргә тырышырга кирәк. Ветераннарыбыз турында онытырга ярамый, аларның кайберләренә бу ярдәм бик кирәк булырга мөмкин, - дип ассызыклады Россия СоюзМаш Татарстан төбәк бүлеге рәисе Радик Хәсәнов.

Ярмалар, шикәр, чәй, кофе, консервалар һәм башка бик күп нәрсәләр - бу җыелмаларда иң кирәкле әйбер. Волонтерлар һәм ветераннар очрашуы барлык иминлек чараларын күреп, резин перчаткалар, медицина битлекләре киеп уза.

-Кызганычка, мин өйдә утырырга мәҗбүр булдым, хәтта кибеткә дә чыкмыйм. Сез, егетләр, миңа бик нык ярдәм иттегез. Игътибарыгыз һәм азык-төлек өчен рәхмәт сезгә, - дип рәхмәтен белдерде POZIS хезмәт ветераны Антонина Ивановна Попова.

Россиякүләм #МыВместе акциясе Бөтенроссия халык фронты, «Волонтерлар медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте һәм волонтерлык үзәкләре ассоциациясе тарафыннан оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев