Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Без һәр ишегалдына керәчәкбез!»

Соңгы елларда шәһәребездә «Ишегалды стандарты» программасы гамәлгә ашырыла башлаган иде.

Һәм аның ярдәмендә Яшел Үзәннең кайсыбер күп фатирлы йорт аллары тәртипкә китерелде дә. Әмма, барлык, диярлек, ишегаллары төзекләндерүне таләп иткәндә, җирле бюджет һәм яшәүчеләр катнашы белән генә мондый зур эшне башкарып чыгу мөмкин түгел. Яңа елдан бу мәсьәләне чишүгә республиканың зур масштаблы «Безнең ишегалды» («Наш двор») Президент программасы ярдәмгә киләчәк. 
2020-2022 елларда республикада 2015 елга кадәр төзелгән һәм ремонт таләп ителгән барлык күп фатирлы йорт тирәләре тиешле нормативка яраклаштырып төзекләндереләчәк. Анда яхшы юллар, тротуарлар, утлар, балалар мәйданчыклары һ.б. уңайлыклар барлыкка киләчәк. Әлеге эшләр, язның ничек килүенә карап, киләсе елның апрель-май айларында иң мөшкел хәлдәге ишегалларында башланачак.
«Безнең ишегалды» амбициоз прог раммасы мәсьәләләренә ачыклык кертү һәм эшкә әзерлекне тикшерү максатыннан, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин эшлекле визит кысаларында Яшел Үзәндә булды. Ул «Волгодорстрой» оешмасының юл техникасын тикшерде һәм алда торган бурычлар, башкарыласы хезмәтләр буенча киңәшмә уздырды.


– Без һәр ишегалдына керәчәкбез. Программаны тормышка ашыру өчен өч ел һәм 50 млрд сумлык финанслау планлаштырыла. Республика буенча гомуми мәйданы 68 млн квадрат метр тәшкил иткән 9 меңгә якын ишегалдын төзекләндерүгә тотылачак сумма бюджеттан тыш фондтан бирелә, - диде министр. – Иң мөһим эшләрнең берсе – асфальт җәю һәм барлык сумманың 12 миллиарды шуңа билгеләнгән. Ишегаллары билгеле стандарт буенча төзекләндерелсә дә, мәйданы, мөмкинлекләре белән аерылып торганлыктан, алар бер-беренә игезәкләр кебек охшамаячак, һәрберсенең үзенчәлеге булачак. Ишегалларына без килгәнче башкарылачак әһәмиятле мәсьәләләр җайга салынган булырга һәм эшебезне тоткарламаска тиеш. Монда барлык челтәр оешмалары – газовиклар, элемтә, водоканал белән бәйле хәлләр күз алдында тотыла. Шулай ук, транспорт чараларыннан, ниндидер үз белдеклеге белән ясалган гараж һәм сарай кебек корылмалардан йорт тирәсе чистартылсын. Үз аякларыгыз белән йөреп, һәрбер люкны тикшерегез. Бу башкарма комитет эше. Һәр ишегалдын ясаганда, зоналарның урнашуы буенча анда яшәүчеләрнең фикерләре исәпкә алыначак. 
Тулырак газетабыздан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев