Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Без онытмыйк, кара җирнең кара икмәген

Норлат авыл китапханәсендә «Изге икмәк – җиңү икмәге» исемле хәтер дәресе узды. Анда бар нәрсәдән дә кадерле булган икмәк турында сөйләнде.

Әлеге дәресне Роза Ягудина алып барды. Ул сугыш вакытындагы икмәк кадере, ятимлек, сугыштан соңгы авыр хезмәт, Норлат авылының хатын-кыз тракторчылары, Ленинград блокадасы турында төзелгән презентация күрсәтеп һәм бик аңлаешлы итеп сөйләде. VI сыйныф укучылары, килгән кунаклар бик кызыксынып һәм игътибар белән тыңлады, алар үзләренең дә проект эшләре белән таныштырды.

Авылдашларыбыз Әминә Заһидуллина, Әлфия Насыйбуллина, Дамира Галиакбәрова, Сания Ганиева сугыш чоры истәлекләрен сөйләде. Бу вакытта балалар гына булсалар да, алар язмышына да сугыш афәте үтеп кереп, өмет -хыялларын чәлпәрәмә китереп, балачак бәхетеннән мәхрүм иткән. Ут эченә кермәсәләр дә, сугыш михнәтен ай-һай нык татыганнар.

Аларның сөйләүләрен күз яшьләрсез тыңларга мөмкин дә түгел. Хаҗәр апа Таҗиева турында, оныкчыгы Кәрим Хәйруллин сөйләде. Чарабызда Хаҗәр апаның оныгы, Әлфия апа кызы Флера Мусина да катнашты. Ул да хәтирәләр белән уртаклашты. Хатын-кызлар тылда ирләр эшен дә башкарган, илебез азат булсын, җиңү көне килсен, дип, үз-үзләрен аямаган. Фәния Нуруллина, Гөлсинә Зыятдинова, Мөнирә Хәйруллина сугыш вакытында икмәк кадере, истәлекләр белән уртаклашты. Ә авылыбызның шигырь язучы ханымнары Гөлшат Хәбирова, Гөлсинә Нурмиева әбиләренә, әтиләренә багышлап язган шигырьләрен укыды. Очрашуыбыз Альберт абый Илмөхәммәтов башкаруында җырлар, укучыларның шигырьләре белән үрелеп барды.

Китапханәдә бу чорны хәтерләтеп оештырылган китап күргәзмәсе дәресебезне тагын да тулыландырды. Укучылар, элек вакытта ипине ничек пешерүләре белән танышып, гаҗәп ләнде, ә өлкән буын сугыш чорында икмәкнең бер кисәге дә кадерле булуын сөйләде.

Без онытмыйк, җәйге челләләрдә,
Җиң сызганып кемнәр иккәнен,
Без онытмыйк, бәрәкәтле җирнең –
Кара җирнең кара икмәген.

Алсу Садыйкова, Норлат китапханәсе мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X