Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Без милләт хезмәтчеләре

Күптән түгел дөрес эшләмәгәнебезгә тагын бер кабат инандык. 

Гел мактап, гел яхшы эшләрне генә күрсәтеп, без райондашларыбызда аз гына критикага да, энә күзе генә кадәр шелтәгә дә иммунитетларын бетергәнебезне сизми дә калганбыз. Һәм безне, үзләре теләгәнчә генә язарга тиешле хезмәтчеләре итеп күрә башлаганнар икән! Алар күрергә теләгән фотография куелмаган, алар көткәнчә, мактап бетерелмәгән... Хәтта журналист үз күзләре белән күреп, үз колаклары белән ишетеп һәм фотога төшереп кайт­кан материалны эт итеп сүгеп, ник алай язмадыгыз, ә болай яздыгыз, дип шалтыратудан да тартынмыйлар. «Моннан соң безнең авылда газетагызга язылучы да булмас инде», – дип янап куяр­га да онытмыйлар әле! Язылмагыз. Күрәсең, редакциябез белән шалкан бәясендәге хезмәт хакына тырышып-тырмашып «Яшел Үзән» газетасын яшәтергә җан талашуыбызның бөтен тирәнлеген аңлаудан ерак тора халык. Аңлатабыз: Явыз Иван басып алганнан соң без һичшиксез этнос буларак юкка чыгарга тиешле милләт. Әмма әби-бабаларыбызның аңлатып бетермәслек, горур милләтпарвәр һәм үҗәтлекләре аркасында урыслашып, христианлашып бетмичә, шушы көнгә кадәр татар булып килеп җиткәнбез. Алар милләтне саклау өчен башларын салган. Әйе, бездә хәзер андый батырлык юк, әмма шушы кечкенә генә хезмәтебез белән булса да алар юлын дәвам итеп, милләт сагында торучылар без!!! Барлык яшәүчеләрнең 43,5 процентын татарлар тәшкил иткән районның үз газетасы булмасын әле! Адәм рисвае бит бу! Бердәнбер газетасына ябылырга юл куйган халыкны кайсы милләт хөрмәт итсен икән? Кемнеңдер килеп телебезне саклавын, татар халкын яклавын көтеп, зарланып йөрибез. Ә бит «Яшел Үзән»гә язылып кына да шул юнәлештә бик зур адым ясап булганын аңлавы авыр түгел. Хаклык­та нахак табып, башка язылмаячакбыз, дип аткан угыгыз милләт йөрәгенә кадала, шуны белегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Настоящее - это не то , куда мы идём, а то, что мы создаём. Дороги следует не искать, а строить. Сам процесс строительства меняет как самого творца, так и его судьбу.