Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Без һәм мөлкәтебез – ышанычлы кулларда

Һөнәри бәйрәм Җитди, хәрбиләргә генә хас тәртипле Росгвардия хезмәткәре Ринат Хәмитовның сайлаган һөнәренә тугры кеше булуы шунда ук күзгә ташлана. Әңгәмә барышында моңа торган саен ныграк инанасың.

Яшел Үзән муниципаль районы Росгвардиясенең тоткарлау төркеменең өлкән хезмәткәре, полиция прапорщигы Ринат Хәмитов ведомстводан тыш сак хезмәтенә 2009 елда килә. Дөрес, бу хезмәт 2016 елда Росгвардия буларак үзгәртелеп корылса да, аның җисеме, ягъни объектларны һәм җәмәгать тәртибен сак лау бурычы шул килеш калган. «Тревога» сигналы буенча алар урынга минутлар эчендә барып җитә. Алай гына да түгел, территориядә чыккан һәр җинаять очрагына баруда да алар беренче.

Безгә чакырылган урынга барып җитүгә махсус вакыт билгеләнмәсә дә, ул иң күбе 5 минут була. Шул ук вакытта, тизлекнең нинди булуына карамастан, юл йөрү кагыйдәләре дә үтәлергә тиеш, – дип сөйли ул. Төрле гаилә ызгышларына, урлау- талауларга һәм хәтта, үтерү очрак ларына да чакыры лып, полиция эшенә дә нин дидер дәрәҗәдә «кысылабыз». Сигнализациягә тоташтырылган предприятиеләрне дә, шәхси милекне дә саклыйбыз.
Аңлашылганча, Росгвардия хезмәткәрләренә, биг рәк тә тоткарлау төркеменә минутлар гына түгел, секунд лар да кадерле. Җинаять кылучыларны тоткарлау, шулай ук мөлкәтнең сакланышы аларның ут тизлегендәге реакциясенә бәйле. Хәмитов төркеме исәбендә андый очрак лар бихисап. Бер сменада 10-15әр тапкыр чыгарга туры килә. Җомга белән шимбә көннәре аеруча төрле вакыйгаларга бай була. Кибет-кафелардан килгән сигналларга баргач, кыңгыр гамәл кылучы качарга өлгерсә дә, алар ерак китә алмый, барыбер тотыла.
Росгвардияче Ринат Хәмитов ни өчен бу һөнәрне сайлаган соң? Юл күрсәтүчесе булмый калмагандыр. Әмма монда үзеңне көчләп, яисә кемдер кушканча эшләп булмый. Теләк үзеңдә һәм ныклы, икеләнүләрсез булса гына. Шуңа да инде, гадәттә, булачак росгвардиячеләр бөтен яктан тикшерелә. Ринат үзенең эшкә урнашкан вакытта 600 сорауга ничек җавап бирүен яхшы хәтерли әле.
– Әтием тумышы белән Олы Якедән булып, гомере буе эчке эшләр органында эшләде, – дип сүзен дәвам итте әңгәмәдәшем. Шуңа да инде миңа погонлы хезмәт якын иде.Кечкенәдән малайлар белән хәрби уеннар уйнап үстек. Мөгаен, шунда милиционер булам дигәнмендер. Армиядә Хәрби-Диңгез флотында хезмәт иттем. Аннан кайткач та күнегелгән форманы салырга теләмәдем. Милициягә барырга булдым. Тик башта юнәлешен сайларга кирәк иде. Нәтиҗәдә, бронежилет киеменнән чакырулар буенча йөри торган хезмәтне сайладым. Мин үзем кабинетта эшләп утыра торган кеше түгелмен. Армия формасын икенчесенә генә алмаштырдым. Безгә төрле ситуацияләрнең шаһиты булырга, ызгышучыларны да тынычландырырга туры килә.
Ринат Хәмитов шәһәрнең 9нчы лицеен тәмамлаганнан соң, Яшел Үзәннең механика көллиятендә укыган, программист дипломы алган. Әмма программист булып бер көн дә эшләмәгән. Беләнебезчә, андый һө нәр ияләре көне буе бер урында кадаклаган кебек утырып эшли. Армиядән кайткач, үзе әйт кәнчә, фикерен үзгәртеп, «программистлыгын» онытып, язмышын шушы авыр хезмәт белән бәйләгән. Һөнәре, чынлап та, бик катлаулы һәм куркыныч та әле. Мәсәлән, былтыр аңа шәһәр күле буенда кинжалы белән кешегә кадаган Кавказ ягы милләтеннән булган ирне очраклы рәвештә берүзенә тоткарларга туры килә. Васильевода күп балалы гаилә яшәгән йортта чыккан янгынга аларның төркеме янгын сүндерүчеләрдән алданрак барып җитә. Ут эченнән балаларны әти-әни се үзләре көч-хәл белән чыгарган булса да, авыру бабайлары өлгерми. Аны Ринат төркеме коткара. Менә шулай, росгвардиячеләр һәр вакыйга урынына беренче булып килә.
Шундый актив эш сменасыннан соң росгвардияченең өендә ничек ял итүе белән дә кызыксынмый бул мый. Аның кайтканын гаиләсе – хатыны һәм ике улы көтә. Спорт ярата, улларын да җәлеп итәргә тырыша. Футбол, волейбол, турник – аныкылар. Болар аңа ял итәргә дә, физик яктан чыныгу да бирә. Җәйләрне дә гаилә белән күңелле итеп уздырырга яраталар. Палаткалар корып, балык тоту үзе ни тора. Иделдә, Камада, Зөядә, Мишә елгасы буенда булсынмы, хәтта Буа якларына да еш кайта алар.
Әйткәнебезчә, бу хезмәт йомшак характерлы кешеләр өчен түгел –

  • физик көч тә, хәрби осталык та таләп ителә. Юлларында кемнәр генә очрамас. Араларында кораллылары да булырга мөмкин. Димәк, махсус шөгыльләнүләр, зачетлар да алар җилкәсенә төшә. Росгвардияче исемен горур йөртергә, тап төшермәскә кирәк. Ринат Хәмитов кебекләр сакта торганда йортларыбызга угрылар үтеп кермәс, предприятиеләр мөлкәте урланмас, кыңгыр гамәлләргә чик куелыр дип әйтергә кала. Без һәм мөлкәтебез – ышанычлы кулларда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев