Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Без дә Болгарга бардык

15 июньдә Спас районының Болгар шәһәрендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итү көненә багышланган һәм 1989 елдан бирле ел саен уздырыла торган «Изге Болгар җыены» булды. Һәм әлеге мөһим чарада Яшел Үзән делегациясе дә катнашты. 

Моның өчен «Мәчет, мәдрәсә» хакимияте тарафыннан 3 зур автобус бүленеп бирелгән иде. Район мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин җитәкләгән экскурсиядә 130 кеше катнашты. Безне, мәдрәсәдә оештырылган татар теле курсларында укучы рус милләтеннән булган өч шәкертне, хәзрәт шулай ук, Болгарга сәяхәткә чакырды. Без, әлбәттә, шатланып риза булдык һәм зур хис-кичерешләр белән кайттык.
Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей тыюлыгы 1969 елда барлыкка килгән, 2014 елда исә ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән. Биредә берничә төрле музей белән танышырга мөмкин. Ул ак мәчетнең матурлыкларын сүз белән генә аңлатырлык түгел, республиканың – энҗе бөртеге. Болгарга Татарстаннан гына түгел, ә Россиянең төрле төбәкләреннән килгән  халыкның, күплегенә дә гаҗәпләндек. Аның каравы бернинди этеш-төртеш юк, барысы да алдан уйланылган. Сувенирлар, китаплар, милли ризыклар сату да яхшы оештырылган. Нәтиҗәдә, Болгар һәм аның тыюлыгы, музейлары хакында бик күп мәгълүмат туплап кайттык. Әлеге онытылмаслык сәяхәтне оештыручы Габделхәмит хәзрәткә, ел саен ярдәм кулы сузучы базар җитәкчелегенә бары изге теләкләрне генә җиткерәсе килә. Республика күләмендә уздырылучы зур бәйрәмне үз күзләребез белән күреп, анда катнашып кайту үзе зур вакыйга. Барчабызны җыеп алып баручыларга рәхмәттән башка сүз юк.

Геннадий Баринов.
        Яшел Үзән

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X