Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Без чисталык яклы

Авыл җирлекләрендә балалар мәйдан чыклары ясалу бик әйбәт булды әле, җәй буе уйнап рәхәтләнделәр. 

?Тик узган-киткәндә шуны күрәм, күпме чүп савыты булса да, туңдырма, чипсы ише ризык пакетлары аунап ята.

 Соң ташла инде савытка. Алар артыннан кем җыештырырга тиеш дип уйлыйлар икән соң? Авыл җирендә дворниклар юк бит. 

Әти-әниләргә иде сүзем, кечкенәдән балаларыгызга өйрәтегез әле, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белеп үссеннәр. Бар нәрсә тәрбиядән, гаиләдән килә. Мактанып әйтүем түгел, минем кызым чәйнәгән сагызын да ташламый, аннан кошлар кабарга мөмкин дип курка.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X