Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Без бергә-2020» конкурсында җиңүчеләрнең исемнәре билгеле булды

Иҗат үзәгендә «Без бергә - Мы вместе-2020» балалар халык иҗаты республика фестиваль-конкурсының муниципаль этабы узды.

Чыгышлар йомгаклары буенча 6 номинациядә җиңүчеләр билгеләнде. 

«Халык вокалы» номинациясендә иң яхшылар - Дарья Ходырева (15 нче УББМ) һәм Виолетта Тарбеева (1 нче лицей). 2 урынны Нини Хорава (Иҗат үзәге) һәм Азамат Хөсәенов (Иҗат үзәге) алды. 3 урын - Азалия Нуриева (Обсерватор урта мәктәбе), Эльмира Галиева (14 нче лицей), Софья Волостнова (14 нче лицей), Азалия Билалова (Обсерватор УББМ).
«Халык вокаль ансамбле» номинациясендә 1 урынны «РаДа» коллективы (10 нчы гимназия) алды. 3 урын - “Капель” вокаль ансамбле (10 нчы гимназия) алды. 

«Халык биюе» номинациясендә җиңүне «Алтын» ансамбле (Мәктәптән тыш эш үзәге) һәм «Терпсихора» хореографик коллективы (Иҗат үзәге) бүлеште. 2 урын «Улыбка » (1 нче лицей) коллективы һәм «Мизгел» дуэты (5 нче гимназия). 

«Сәнгатьле сөйләү» номинациясендә Тимур Гыйльманов (7 нче мәктәп) иң яхшы дип танылды. "Көмеш" Әмирә Сабирҗанова (3 нче Васильево УББМ). “Бронза” - Самира Дәүләтшина, Алия Шакирова (Иҗат үзәге) һәм Лилия Нуруллина (7 нче УББМ).
«Театраль куелыш» номинациясендә «Нур» татар театры (Иҗат үзәге) җиңүче булды. 

Конкурста катнашучыларның дипломнары: Диана Аскарова (15 нче УББМ), Ангелина Кузьмина (4нче УББМ), Амелия Хафизова (Обсерватор урта мәктәбе), Дарья Потапова (Обсерватор урта мәктәбе), Хуморой Хаджимухамедова (Обсерватор урта мәктәбе). 

Өстәмә белем бирү педагоглары арасында «Крылья творчества» махсус номинациясендә урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын - Ольга Темит (сәнгать сүзе) (Мәктәптән тыш эш үзәге), 
1 урын - “Рус бизәкләре” вокаль ансамбле (10 нчы гимназия), 
1 урын - Елена Волкова (хореография) (Иҗат үзәге). 
2 урын - Регина Чибрикова (инструменталь) (Мәктәптән тыш эш үзәге), 
2 урын - Гөлфия Латфуллина (сәнгатьле сөйләү) (Иҗат үзәге). 

Билгеләп үтәбез, номинацияләрдә беренче урынны алган конкурсантлар безнең районны Казанда узачак республика конкурсының зона этабында тәкъдим итәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев