Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Берсе тәмамланды, икенчесе башланды

“Яшел Үзән” флешмоблары кызганнан-кыза бара. Белем көне уңаеннан социаль челтәрләребездә #беренчесентябрь флешмобын игълан иткән идек.

 Һәм берничә көн эчендә шуның кадәр күп фото килер дип, башыбызга да китермәдек. Хәтта күрше республикалардан һәм башка шәһәрдәрдән дә катнашучылар күп булды.

Бу шулай булырга тиеш тә кебек, чөнки Белем көне һәр гаиләгә диярлек кагыла. Һәрвакыттагыча, флешмобта катнашучылар арасында җиңүчене yashel-uzan.ru сайтында тавыш бирү юлы белән ачыкладык. Ничә көн барган көрәштә, райондашларыбыз гына түгел, республика шәһәр-районнарыннан, хәтта, илебезнең чит төбәкләреннән дә актив тавыш бирделәр.

Шунысы шатландыра, алдап, ялган тавыш җыючылар булмады, көн дими, төн дими тырыштыгыз. Шуңа да без җиңүче итеп, өч катнашучыны билгеләргә булдык. I урында Мулла Иле мәктәбенең IX сыйныф укучысы Газиз Сәйфетдиновны (1018 тавыш), II урында 16нчы мәктәпнең I сыйныф укучысы Аяз Гайнуллинны (927 тавыш) һәм Олы Ачасырның IX сыйныфын (643 тавыш) билгеләргә булдык. Барлык катнашучыларга һәм тавыш бирүчеләргә рәхмәтебезне белдерәбез. Һәм сезне 16 сентябрьдән соң, редакциябездә бүләк алу өчен көтеп калабыз. Адресыбыз: Яшел Үзән шәһәре, Гоголь урамы, 23нче А йорты.

Ә шул ук вакытта без инде икенче флешмобка да старт бирдек, күргәнегезчә, фотолар килә дә башлады. Якынлашып килүче Укытучылар көне уңаеннан "Укытучым - канат куючым" дигән флешмоб игълан иттек. Укытучыларыгыз белән төшкән фотоларны электрон почтабызга yashel_uzen@mail.ru һәм инстаграмга директка җибәрегез. Катнашыгыз, бүләкләр отыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев