Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Берне бирсәм, дүртләтә килә ярдәм

Үзсалым акчасының күләмен билгеләү һәм мин шул фәлән сумны кесәмнән чыгарып бирергә каршы түгел, дип тавыш бирү вакыты якынайганнан якыная. Җәмәгать, ә шушы системаның инде 86 ел элек гамәлдә булганлыгы турында ишеткәнегез бар идеме әле? Үзсалым – халыкның җирле хуҗалык һәм мәдәни төзелешләренә киткән чыгымнарына ирекле катнашу, ярдәм итү формасы буларак инде колхозлашу елларында ук кулланылган.

Утызынчы елларда үзсалым тәртибендәге түләнмәләр авыл хуҗалыгы салымын кабатлаган, әмма казнага тапшырылмыйча юллар, күперләр, больница, мәктәп һ.б. төзекләндерү һәм яңаларын төзү кебек җирле хаҗәтләргә тотылган. Крестьяннарның үзсалымын дәүләт күзәтүе елдан-ел көчәя бара. 1937 елда бу җыемның «ирекле» булуыннан «и» хәрефе дә калмый. Шуннан башлап «авылны культура һәм хуҗалык ягыннан күтәрү максатына» түләүне авыл советлары крестьяннарга мәҗбүри тага. Сугыштан соңгы елларда әлеге акчаны куллану исемлеге зурая. Алар хисабына авыл җирлекләрендә торак йортлар, китапханәләр, клублар салу, радио кертү рөхсәт ителә. Үзсалымга караш 1984 елда гына үзгәрә. Әлеге мәсьәлә буенча халыкка тулаем мөстәкыйльлек бирелә.
 Хәзерге вакытта гражданнарның үзсалымы, 2003 елда кабул ителгән, «РФдә җирле үзидарә органнарының гомуми принциплары турында»гы Федераль законда каралган. Халыктан кергән әлеге акча җирле бюджетны формалаштыручы чыганак буларак кына мөһим түгел. Әлеге практика биредә яшәүчеләрнең гражданлык активлыгын үстерүче этәргеч буларак та әһәмиятле. Түләргәме-юкмы икәнен һәр кеше үзе хәл итә, референдумга барып аңлы рәвештә тавыш бирә һәм аңлы рәвештә үз кесәсеннән акчасын чыгара. Шуннан соң, узып барганда авыл җирлеге башлыгының җиңеннән тотып туктата да, акчасының кая һәм күпме киткәне турында җитди рәвештә отчет таләп итә. Шулай итеп халык властьне контрольгә ала һәм соңгысы, үз чиратында, мондый күзәтү астында нәтиҗәлерәк эшләргә мәҗбүр була. Менә, мәсәлән, Акъегет авыл җирлегенә кергән авылларда быел һәр кеше 600әр сум тапшырган. 2014-2017 елларда башкарылган эшләр дә ап-ачык, һәркемнең күз алдында. Чөнки Акъегет, Сүнчәләй, Бакырчы авыллары халкы, монда минем дә өлеш бар, дип, рәхәтләнеп 35 000 сумга яктыртылган урамнарда 3 012 920,73 сумга төзекләндерелгән юллардан йөри; ишелеп төшүдән курыкмыйча
578 698,62 сумга ныгытылган һәм ремонтланган күперләр аша чыга; шул үзсалым акчасы аркасында Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм башларын салганнар рухы алдында оят түгел – алар истәлегенә хәзер 189 900,01 сумга торгызылган яңа һәйкәлләр балкып тора; кирәк-яракка
294 941 сумлык вак таш кайтартылган. Болар гына да түгел, Сүнчәләйдә 309 999,40 сумга су торбалары урнаштырылган. Авыл эчендәге юлларга ясатылган паспорт (әйе-әйе, аларга да паспорт кирәк!)
39 989,54 сумга төшкән. Менә, уйлап карагыз инде, җәмәгать, бәгырьдән өзеп биргән кебек тапшырылган акчаларыгызга никадәр эш майтарылган! Күмәк көч тау күчерә, дип юкка гына әйтмәгәннәр шул! Яшәгән йортыгызны читтән килеп беркем дә җыештырмаган кебек, авылларны да үзегездән башка кем тәртиптә тотар икән?!
– Өч авылда да референдум алдыннан җыеннар узды, халык бик актив катнашты. Башкарылган эшләр күренеп торганлыктан, бездә яшәүчеләр үзсалымга каршы түгел. Аның суммасы 2018 елда 500 сум булыр дип билгеләнде. Җыелган акчаның күп өлеше кабат юллар төзекләндерүгә тотылачак, вак-төяк эшләр дә җитәрлек. Киләсе елда Сүнчәләйдә балалар мәйданчыгы да барлык­ка килер, дип өметләнәбез. Аңа китәчәк чыгымнарның яртысы үзсалымнан алынып, ярты өлеше район бюджетыннан финансланачак, – дип киләсе елга планнар белән уртаклашты Акъегет авыл җирлеге башлыгы Сәлимҗан Шәмсиев.              
Менә шулай итеп, үз көчебез һәм дүртләтә өстәлгән дәүләт ярдәме белән, ишелеп-ватылып барган яшәгән җирлекләребезне акрынлап тергезеп аякка бастырырбыз, иншАллаһ!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: