Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Беркем тормаган фатирда су өчен түләтәләр. Бу дөресме?

– Әни үлеп китте, ә мин бердәнбер варис. Аның фатирында яшәмим һәм анда теркәлмәгән дә. Ул буш тора. Мин анда әллә торам әле, әллә юк – үзем дә белмим.Счетчиклар юк, әмма әлеге торакта кулланылган су өчен түләүләр килеп тора. Бу законлымы?

– Әгәр дә фатирда беркем дә яшәми (теркәлмәгән дә), исәпләү җиһазлары юк һәм шулай булуга карамастан түләүләр хисаплана икән – бу законсызлык. Ә менә фатирда теркәлү белән бәйле булмаган башка исәпләүләрне (капиталь ремонтка, гомум милекне карап торуга взнослар һ.б.), сез варис буларак барлык 6 ай өчен дә түләргә тиеш. Сезгә моны фатирга милекне нотариуста рәсмиләштергәннән соң эшләргә кирәк. Ә әлегә сездән нинди дә булса түләүләр таләп итәргә беркемнең дә хакы юк (РФ Гражданлык кодексының 1152нче маддәсе, 4 пункт).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коммунальные платежи вопрос-ответ