Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Беркайчан да башкаларны кабатлама, аларны өйрән һәм алга уз!»

ПОЗиСлылар «Беркайчан да башкаларны кабатлама, аларны өйрән һәм алга уз» шигаре буенча эшли һәм яши. Без моны заводка «Конкурентлыкка сәләтле продукция җитештерү - POZIS»ның үсеш стратегиясе» пресс-турына баргач, үз күзләребез белән күрдек.

Әле шушы көннәрдә генә, агымдагы елның III кварталы нәтиҗәләре буенча, Татарстан Республикасы икътисадына иң зур өлеш керткән оешма җитәкчеләре рейтингы төзелде. Анда «Серго исемендәге завод» АҖ генераль директоры Радик Хәсәнов берьюлы биш баскычка күтәрелгән. Һәм бу лаеклы үсеш дип әйтергә нигез бар.

POZIS (Ростех дәүләт корпорациясенең «Технодинамика» холдингына керә), коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле бик күп кенә сәнәгать оешмалары җитештерүдән туктаганда да, бар куәтенә, диярлек, эшләде һәм республикабызда гына түгел, Россия буенча дәвалану учреждениеләрен әлеге авыр чорда иң кирәкле медицина җиһазлары белән тәэмин итте. Биредә фармацевтик һәм лаборатор суыткычлар, кан һәм вакцина саклау өчен катыргыч һәм суыткычлар, шулай ук, бүлмәдәге 99 процент бактерия һәм вирусларны юк итәргә сәләтле, кешеләргә зыянсыз бактерицид нурландыргыч-рециркуляторлар эшкәртелгән һәм җитештерүгә куелган. Барлык 160 модификациядәге медицина техникасы һәм эшләнмәләре тиешле сынауларны узып, федераль Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан лицензияләнгән һәм Россия сәламәтлек күзәтчелегендә теркәлгән. Компания 2007 елдан бирле гуманитар программа кысаларында

ПОЗиС медицина техникасы белән «Кызыл хач»ны тәэмин итү эшчәнлеген җәелдерә.
Медицина турында сүз бара икән инде, шуны да әйтеп узарга кирәк: завод вакцинацияләү кампания сендә дә актив катнаша. Биредә хезмәт итүчеләргә COVID-19дан прививканы эштән аерылмый гына ясату мөмкинлеге тудырылган. Оешма территориясендәге медпунктта атнага ике тапкыр медицина тикшерүе узу һәм вакцинация кабинеты ачык. Барлык процедураларны Яшел Үзән үзәк хастаханәсенең квалификацияле табиблары һәм шәфкать туташлары башкара. Бүгенге көндә завод хезмәткәрләренең 70 проценттан артыграгы вакцинацияләнгән.

1898 елда нигез салынган «Серго исемендәге завод» сәнәгать берләшмәсе» акционерлык җәмгыяте (POZIS) гасырдан артык тарихка ия. Хәзерге вакытта POZIS – Россиядә суыткыч техникасын булдыручы 6 эре предприятие исемлегенә һәм «Гражданлык базарларында лидерлык» номинациясендә иң яхшы оборона предприятиеләре бишлегенә керә. Югары конкурентлыкка карамастан, компания эре көнкүреш техникасы, медицина җиһазлары һәм сәнәгать инжиниринг тармак лары базарында үзебездә генә түгел, чит илләрдә дә алдынгы позициядә.

Агымдагы елның 9 аенда предприятиенең үсеш темпы 106,5 процент тәшкил иткән, биредә гражданлык продукциясе өлеше 50 проценттан артык. Суыткыч техникасын сату күләме үсеше 122,7 процент, ә экспортка, узган ел белән чагыштырганда, быел 1,5 тапкырга күбрәк көнкүреш кулланышындагы продукция озатылган. Бүгенге көндә ассортимент төрлелеген 115 төп модель һәм 650 экологик «яшел» технология кулланып җитештерелә торган модификацияләр тәшкил итә. Суыткычлар җитештерү тарихында предприятие тарафыннан барлыгы 15 млн берәмлек техника чыгарылган!

POZIS, җитештерә торган продукция ассортиментын киңәйтү программасы кысаларында, коронавирус инфекциясе белән көрәштә үзләренең актуальлеген раслаган медицина техникасын һәм дезинфекцияләүче җиһазларын ясауны системалы рәвештә арттыра. 2020 елда нурландыргыч-рециркуляторлар сату күләме 2019 елга караганда 8, ә медицина катыр гычларына сорау 3,5 тапкырга арткан. Җитештерү үсә һәм продукцияне сак лау өчен урын ихтыяҗы да туа. Биредә бу мәсьәлә дә хәл ителгән.

Күптән түгел төзелгән логистика үзәге масштаб лары белән таң калдырды. Пресс-турда катнашкан коллегаларыбызның кайсыдыр, хәтта, түзмәде, «Европааа!» дип куйды. Мәйданы 15 мең кв. метрдан артык булган заманча объект 550 млн. сумнан артыкка завод хисабына төзелгән. Биредә берьюлы 40 меңгә якын суыткыч сакларга мөмкин. Склад белән идарә мәгълүмати автоматлаштырылган сис тема аша башкарыла. Биниһая зур корылма, технологик операцияләргә карап, зоналарга бүленгән: кабул итү, урнаштыру, саклау, эшкәртү һәм продукцияне төяп, озату. Ленталар буенча килүче суыткычларның үзенә кирәкле борылышны танып, тиеш ле урынга басуын карап тору, чынлап та, замананың никадәр автоматлаштырылуын һәм Яшел Үзән заводының куйган максатына ирешеп, алда баруына ышандырды.

Әлбәттә, үзендә эшләүчеләрнең тырышлыгыннан башка бер генә предприя тие дә алга бара алмый. Монда ниндидер совет фильмындагы бер геройның: «Барысын да кадрлар хәл итә», – дигән сүзләре искә төшә. POZISта югары квалификацияле белгечләр эшли һәм завод күпчелек очракта аларны үзе әзерли, үстерә.

Предприятиедә 4400дән артык кеше эшли һәм без хезмәткәрләребезгә социаль ярдәм күрсәтү турында кайгыртабыз, – диде генераль директор Радик Хәсәнов, завод һәм аның эшчәнлеге белән танышу пресс-турын йомгаклау конференциясендә. – Алга куелган максатлар белән бәйле рәвештә, безгә өстәмә югары квалификация ле белгечләр таләп ителә. аларны заводка җәлеп итү буенча эш күптәннән алып барыла. Татарстан Рес публикасы, Мәскәү һәм Санкт-Петербург югары уку йортлары белән хезмәттәшлек итәбез. Яшел Үзәндә КНИТУ-КАИ филиалын булдыруга керткән өлешебез зур, анда әзерлек алган белгечләрнең күбесе хәзер заводта инженер-конс труктор, технолог, предприятиенең цех һәм бүлекчәләрендә урта звено җитәкчеләре булып уңышлы эшли. 2012 елдан бирле укуда югары күрсәткечләргә ирешкән һәм иҗтимагый тормышта актив катнашкан ЗИМиТ студентларына POZIS мәгариф грантлары тапшыру оештырылды. Яшел Үзән механика көллияте базасында дуаль укыту (заводта практика белән параллель рәвештә) алдан эксперимент буларак башланса, ә хәзер уку процессының аерылгысыз өлешенә әверелде.

Көллият машина төзү тармагы өчен конкуренциягә каршы торырлык белгечләр әзерли. Бүген заводта биредә әзерләнгән 500 белгеч эшли, алар арасында 60ка якыны – бүлекчәләр җитәкчеләре. Мәгариф учреждениеләре белән хезмәттәшлек үзенең сыйфатлы нәтиҗәләрен күрсәтә. Без бизнесның заманча шартларына тиз адаптацияләшүче, POZIS бренды астында югары конкурентлы продукция җитештерергә сәләтле, квалификацияле белгечләргә байыйбыз.

Предприятие җитәкчелеге үз хезмәткәрләренең сәламәтлегенә аерым игътибар бирә. Төрле спорт чаралары, корпоратив һәм шәһәр бәйгеләре оештырыла. Болардан тыш, эшчеләргә заводның «Идел», ә аларның балаларына «Васильевский» шифаханәләрендә сәламәтлекләрен ныгытырга мөмкинлек бирелә. POZIS 2007 елдан бирле «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясенең актив катнашучысы. Ветераннарга һәм биредә эшләүче гаиләләргә өстәмә ярдәм күрсәтү – компаниянең алыштыргысыз сәясәте. Монда яшьләр һәм ветераннар оешмасы бик актив. POZIS яшьләр оешмасының Россиядә иң көчлеләрдән булуын таныганнар. Шундый янып торган яшьләр эшләгән предприятие, димәк, үзе дә яшәрә, җиңәчәгенә ныклы ышаныч белән киләчәккә зур максатлар куя ала һәм бар көченә яши, дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев