Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Беркатлы халык алдана

Алдарлар турында без һәрдаим язып торабыз. Әмма, ялганчылар тозагына эләгүчеләр кимеми, киресенчә, артуга таба бара.

Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге мәгълүматларына караганда, бер атна эчендә генә дә күпме кеше хәләл акчасын мошенникларга «бүләк иткән». Барысында да, нигездә, үзләре гаепле. Югыйсә бит, акча мәсьәләсендә җиде тапкыр үлчәп, бер кат кисәргә кирәк. Күбесе сайтлардагы бушлай игъланнар аша алдана. Ялганчылар да оста психологлар шул, ышандыра белә безнең беркатлы халыкны. Васильевода яшәүче 45 яшьлек хатын-кызга, мәсәлән, банктан «хезмәткәр» шалтыратып, исәп-хисабын мошенниклардан саклау ысулын тәкъдим итә. Хатын аңа ышанып, 48 мең сумнан артык акчасын югалта. 19 яшьлек васильеволы социаль челтәр аша автомашинасы өчен запчасть сатып алу тәкъдиме нәтиҗәсендә, 11500 сумыннан колак кага. Ә 57 яшьлек пенсионер ханым биржа базарына кереп «бата». Ул 30225 сум акчасын билгесезләр исәбенә үзе сала. Акча эшли, янәсе. 
Төрле ял итү урыннарына путевкалар сату белән кешеләрне кәкре каенга терәтә башлаганнар. Нәтиҗәдә юлламасы да юк, акчасы да. Менә шулай, 31 яшьлек яшел үзәнле – 16544,5 сумын, тагын бер яшел үзәнле 37000 сумын югалта. 
«Яңа Тура» базарында исә 33 яшьлек хатын-кыз чегән хатыны «гипнозына» бирешә. Аның кесәсеннән 5500 сум акчасы «оча». 
Шулай ук, сайт аша газ колонкасы сатарга куйган 72 яшьлек васильеволы банк картасыннан 9502 сум акчасын алдырта. 
Яшел үзәнлеләр меңәрләгән суммаларда акчаларын алдырып, полициягә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була. Хәзер кешеләрне урамда ачыктан-ачык таларга да кирәкми. Интернет челтәре бик киң һәм иркен.
Билгесез шалтыратучыга банк картасына кагылышлы шәхси мәгълүматларыңны әйтергә ярамаганлыгын онытырга кирәкми. Ә килгән парольне әйтү бернинди дә законга сыймый торган эш. 

«Банк хезмәткәре» дип шалтыратканнар икән, моны һичшиксез, үзегез тикшерегез, картага язылган номер буенча банкның үзенә шалтыратып, белешергә була. Гади генә кагыйдәләрне үтәп тә, кесәңдәге акчаңны саклап калырга мөмкин. Ә кесәбез – банк картасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев