Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Беркатлы булсаң, корбанга әвереләсең

Яшел Үзән полициясенә 27 яшьлек ир-ат мөрәҗәгать итә. Аның банк картасыннан 610 мең сумнан артык акча урланган икән. Узган елның ноябрь аенда ул фонд биржасында табышын арттырырга хыялланып, мошенникларның корбаны булып куя.

Бер ел үткәннән соң иргә билгесез кеше шалтырата һәм сыйфатсыз хезмәт күрсәтелгән өчен иминият түләүләре белән шөгыльләнүче оешма хезмәткәре белән таныштыра. Шалтыратучы аңлатканча, иминият фирмасы зыян күрүченең фонд биржасында уйнау нәтиҗәсендә 5 мең доллардан колак кагуы хакындагы эшен караган һәм шуның өчен 6 мең доллар күләмендә компенсация тәкъдим иткән.
Бераз вакыт үткәннән соң, компенсация түләү буенча агент шалтырата иргә. Тиешле акчаны алу өчен «Master Card» банк картасы һәм интернет аша шәхси кабинетта 619 мең сумлык кредит алу өчен гариза тутырырга кирәк, аны хезмәткәр үзе рәсмиләштерәчәк, дип сөйли ул. Егет мошенникларның барлык таләпләрен дә төгәл үти. Монда көтмәгәндә акчаны кире кайтарып була. дип вәгьдә итәләр бит. Судларда да йөрисе юк мәшәкатьләнеп. 
Кредитны хуплау турында смс-хәбәр килгәч, егетнең шәхси кабинетында берничә секундка счетка 7 мең доллар күчүе турында хәбәр пәйда була. 
"Бәрәч, ни булды, ни өчен хәбәр биш секунд эчендә юкка чыкты?", ирнең бу соравына, мошенник бу акчаларны күчерү өчен «кредитны рәсмиләштерергә» дигән төймәгә басарга кирәклеген әйтә. Бу юлы да «агент»күрсәтмәләрен үти егет. 619 мең сум акча алганнан соң, «иминият агенты» күчкән акчаларны төрле счетларга җибәрергә тәкъдим итә. Моның өчен банк картасының барлык мәгълүматларын, шул исәптән картаның икенче ягында күрсәтелгән өч урынлы кодны да әйтеп бирә тиз арада баерга омтылучы яшел үзәнле.
Күпмедер вакыттан соң егет үзенең картасыннан 612157 сум акча күчерелүе хакында белеп ала. Ул янә мошенниклар корбаны булуын аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X