Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Берьюлы 8 артистка «Татарстанның халык артисты» исеме бирелде ү

Бүген, 26 апрель көнне, Эльмира Кәлимуллина, Вадим Захаров, Вәис Бәйрамов, Айгөл Бариева, Равил Галиевка «Татарстанның халык артисты» дигән мактаулы исем бирелде.

Дәүләт бүләген аларга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге ТР Дәүләт премияләрен һәм ТР Дәүләт бүләкләрен бирү тантанасында тапшырды.

«Татарстанның халык артисты» исеме шулай ук Татарстан Республикасы Халык уен кораллары дәүләт оркестры концертмейстеры һәм солисткасы Гүзәл Мөхәммәтдиновага, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы Лилия Мәхмүтовага, Казан дәүләт яшь тамашачы драма театры артисты Гүзәл Шакирҗановага бирелде.

Чыганак-фото:Интертат: иң популяр татар сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев