Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Беренче яшь гаилә "президент" соципотекасы буенча торак рәсмиләштерде

ТР Президенты Бөгелмә районының яшь гаиләләре белән очрашты.

Татарстанда беренче яшь гаилә яңа шартларда социаль ипотека программасы буенча торак алуга теркәлде. Мондый яңалыкны бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөгелмә районының яшь гаиләләре белән очрашуда хәбәр итте.

ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сүзләренә караганда, очрашуда катнашучыларның берсе шулай ук программада катнашу планнары белән уртаклашты, мондый мөмкинлек өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде.

ТР Президенты әлеге программаның мөһимлеген билгеләп үтте, чөнки нәкъ менә торак мәсьәләсе яшь гаиләләр өчен актуаль булып тора. Элегрәк Татарстан Президенты ТР Хөкүмәтенә Татарстанның барлык яшь гаиләләренә социаль ипотека программасы эшен киңәйтергә йөкләде, чөнки хокуктан бюджет өлкәсендә эшләүче яшь хезмәткәрләр генә файдаланды.
Фатирны яшь гаиләләр 28,5 елга сатып ала алачак. Ике кешенең гаиләсенә норматив - 42 кв. метр, 3 һәм аннан да күбрәк кешенең гаиләсенә - һәркайсына 18 кв. метр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев