Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Беренче янгын корбаны

Янгыннарга бәйле бөтен күңелсезлекләрне иске елда калдырырга һәм яңа елны шатлык-куанычлар белән каршы алырга тырышсак та, кызыл әтәч саксызларны һәм ваемсызларны сагалап кына тора. 2020 ел башланып та китте һәм менә беренче янгын корбаны да бар.

Октябрьский бистә сендә бер көн эчендә ике янгын чыга. Башта төзек булмаган мичтән Тимер Юл урамындагы йортта мунчага ут каба. Ә кичен, Садовая урамындагы торак йортларның берсе дары мичкәсе кебек, кинәт янып китә.
Хуҗалары өйдә булса да, янгынны алар, кызганычка, ут зур мәйданны ялмап алгач кына күрә. Янган йорттан тәне бик нык пешкән йорт хуҗасы йөгереп чыгарга өлгерә, аны хастаханәгә озаталар. Улы икенче кат тәрәзәсеннән сикереп төшеп, аяк табаннарын сындыра. Ә менә хуҗабикә, ни сәбәптәндер, чыга алмый. 63 яшьлек хатын мәетен янгын сүндерүчеләр йорт хәрабәләре арасыннан табып, чыгара. Янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторлары фаразлауларына караганда, утның мунча миченнән чыккан булуы ихтимал. Чөнки, мунча йорт белән бер түбә астында булган. Соңгы нәтиҗәне тикшерү бүлеге белгечләре ясаячак.
Яшел Үзән янгын-коткару гарнизонының матбугат хезмәткәре Резидә Йосыпова белдерүенчә, мондый фаҗигаләргә юл куймас өчен яшәгән йортыңда, фатирыңда көнкүреш техникасын, электр җиһазларын, мичләрне төзек тотарга һәм ут белән сак булырга кирәк. Янгын берәүне дә кызганмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Это на каком языке текст?