Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР

Һәрбер сайлауда тәүге тапкыр катнашучы егет-кызлар бар. Аларга 18 яшь ике сайлау арасында тулган яки әле күптән түгел генә.

11-13 сентябрьдә узган сайлауларда Яшел Үзән районында балигъ булган 131 егет һәм кыз беренче тапкыр тавыш бирде. Аларның һәрберсенә ТАССРның 100 еллыгы символы төшерелгән магнитлы сувенирлар бүләк ителде.

Районыбызның Каратмән авылы 1549нчы сайлау участогында Айбулат Сабировны үз фикерен белдереп, беренче тапкыр гражданлык бурычын үтәве белән котладылар. Авыл җирлеге башлыгы Фирая Фәйзуллина матур теләкләрен җиткереп, алга таба уңышлар теләп, истәлекле бүләк тапшырды.

- Әлбәттә, Президентыбызны сайладым, кандидатлар арасында республиканы җитәкләрлек башка лаеклыларны тапмадым. Беренче тапкыр тавыш бирү бераз дулкынландыргыч та булды, менә бүләк тә бирделәр үземә, рәхмәт! – дип, кичерешләре белән уртаклашты Айбулат. - Сайлау кебек җитди һәм әһәмиятле чарада катнашып, үз фикереңне белдерү – уен эш түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев